Көмеш кыңгырау

Ки­тап уку ярап куй­ды

Ба­ры­сы да Ар­ка­дий Гай­дар­ның «Ти­мур һәм аның ко­ман­да­сы» ки­та­бын укып чык­кач баш­лан­ды.

Ин­де бер­ни­чә көн мин шу­шы әсәр бе­лән әсәр­лә­неп йө­рим. Ми­нем дә Ти­мур ке­бек бу­ла­сым ки­лә. Ә нәр­сә, мин дә ип­тәш­лә­рем­не җы­еп бу эш­не баш­ка­ра алам бит, дип күр­ше­дә ге­нә яшәү­че Ри­наз­лар­га юл тот­тым. Мин кер­гән­дә, дус­тым ая­гын өс­кә чө­еп, те­ле­фон­да уен уй­нап ята иде. Ми­нем сүз­ләр­гә ул әл­лә ни игъ­ти­бар да би­реп тор­ма­ды:

– Ма­лай, бү­ген бул­мый, ир­тә­гә, яме, – дип, уе­нын дә­вам ит­те.

 Кә­рим өй­дә чәй эчеп уты­ра иде. Мин аңар­га үзем­нең ни эш­ләр­гә те­лә­вем­не сөй­ли баш­ла­дым, ул да тү­гел, күр­ше бүл­мә­дән әни­се ки­леп чык­ты да:

 – Аның сез­нең бе­лән йө­рер­гә ва­кы­ты юк, Асия әби­ең­нең шә­һәр­дә улы бе­лән ки­ле­не бар, кай­тып эш­ләр­ләр, – дип сүз­гә ку­шыл­ды. Бе­раз гы­на кү­ңе­лем кы­рыл­ды, тик ми­нем әле би­ре­шер­гә исә­бем юк иде. Ри­наз бе­лән Кә­рим бул­ма­са, әле ми­нем Әмир, Са­мат ди­гән дус­ла­рым бар дип, юлым­ны дә­вам ит­тем.

Әмир­ләр­гә ба­рып кер­гән­дә, ул чаң­гы шу­ар­га ба­рыр­га җы­е­на иде. Мин сөй­лә­гән­нәр­не тың­лап та бе­тер­ми­чә:

 – Вәт, ма­лай, шәп уй­лап тап­кан­сың! – дип ми­не хуп­ла­ды һәм әйт­кән­не дә көт­ми­чә, чаң­гы­ла­рын кой­ма­га сө­яп, кар кө­рә­ген алыр­га ке­реп кит­те. Мин ип­тәш тап­кан­га, ә ул әй­бәт эш ки­леп чык­кан­га шат­ла­нып, урам­нан Асия әби­ләр тык­ры­гы­на бо­рыл­дык. Чаж-чож кил­гән та­выш­ка бо­ры­лып ка­ра­сак, ар­ты­быз­дан Са­мат чаң­гы­да ку­ып ки­лә икән. Аңа да ни­я­те­без­не сөй­ләп бир­дек. Ул да без­нең бе­лән ба­рыр­га бул­ды. Тиз ге­нә ки­ре бо­ры­лып, кө­рә­ген алып кил­де. Бу ва­кыт­та ин­де әк­рен ге­нә ка­раң­гы тө­шеп ки­лә иде. 

Асия әби­ләр ту­ры­на җит­кән­дә, ул ут­ла­рын ка­быз­ды. Өй эчен­дә ни­дер эш­ләп йө­ри баш­ла­ды. Тә­рә­зә­гә якын кил­мә­сәң, урам­да кем йөр­гә­нен кү­реп бул­мый. Без­гә шул гы­на ки­рәк тә. Бер ке­ше ке­рер­лек ке­нә кал­ган сук­мак­ны ки­ңәй­теп, кап­ка тө­бен, ә ан­нан соң йор­тын­да­гы кар­ны кө­рә­дек. Шул­ка­дәр рә­хәт иде без­гә, кү­ңел­ле иде. Ка­нә­гать­лә­нү хи­се бе­лән кай­тыр юл­га куз­гал­дык. Юл­да әл­лә ни сөй­ләш­мә­дек тә, һәр­бе­ре­без шат­лык­тан ел­мая иде.

Икен­че көн­не мәк­тәп­тә һәр көн­дә­ге­чә дә­рес­ләр укы­дык, тә­нә­фес­тә спорт за­лын­да туп бе­лән уй­на­дык. Тик без­нең бер-бе­ре­без­гә бул­ган күз ка­раш­ла­ры­быз ни­чек­тер үз­гә, бик җы­лы иде. Әмир бе­лән Са­мат ми­нем иң якын дус­ла­ры­ма әй­лән­де. Рә­хәт иде ми­ңа. Ә бит ба­ры­сы да Ар­ка­дий Гай­дар­ның «Ти­мур һәм аның ко­ман­да­сы»  ки­та­бын укы­гач баш­лан­ды...

Рә­зил Миф­та­хет­ди­нов, Яңа Чиш­мә ра­йо­ны, Шах­май мәк­тә­бе, 5нче сый­ныф.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: