Көмеш кыңгырау

Хуш киләсен, Яңа ел!

Хуш киләсен, Яңа ел! (икенче кечкенәләр төркемендә бәйрәм иртәсе) Балалар музыка астында залга керәләр.Чыршы  янында  басып  калалар. Алып баручы:Хәерле  көн, дуслар!Исәнмесез!Туган җиребезгә  Яңа ел килә.  Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа  ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

 

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз

Матур җырлар җырларбыз.

 

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

 

Күрегез бу чыршыны,

Матурланган, киенгән.

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

 

Әй, чыршыкай-чыршыкай

Үзең бигрәк купшыкай.

Яшел күлмәк кигәнсең

Күп бизәкләр элгәнсең.

 

Алып баручы: Дусларым, карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел мәһабәт чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез.

Нишләптер чыршының утлары кабынмаган, әйдәгез, без аңа ярдәм итик.

(Балалар чыршыга карап өрәләр, чыршыда утлар кабына.)

Алып баручы: Менә ничек күңелле булып китте.

Чыршы килгән бүлмәбезгә

Тәмле исләр аңкытып

Тора залның уртасында

Нурлы йөзен балкытып

         Яшел күлмәге укалы                   

         Сәйлән белән чигелгән

         Ә өстенә әйтерсеңлә

         Энҗе карлар сибелгән

 

Безнең чыршы бик биек

Тора түшәмгә тиеп

Әтидән дә ул биек,

Әнидән дә ул биек

Тора түшәмгә тиеп.

А.б: ә хәзер әйдәгез чыршыбызга матур җыр җырлап алыйк.

 

Җыр “Чыршыкай”

Балалар, бәйрәмебез башланды, ләкин нишләптер безгә күңелсез.  Әйдәгез әле, бергәләп Кыш бабайны чакырыйк.

-Кыш бабай, кил безгә. Яңа ел бәйрәменә.

 (Куян йөгереп керә)

 Куян.  Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар. Нишләп болай моңаеп торасыз әле.

А.б, Кыш бабай да күренми. Куянкай, син күрмәдеңме  соң  аны?

Куян.  Юк шул ,балалар, күрмәдем, үземнең дә  башыма  бәла  төште бит әле. Бер  капчык  кишер  җыеп  алган идем быел  бакчадан.Шул  кишерләремне  югалттым бит, кемдер минем белән  шаярып кишерләремне   алып  киткән. Балалар, миңа кишерләремне  табарга  ярдәм  итмәссез  микән, аннан мин дә сезгә ярдәм итәрмен, Кыш бабайны эзләп  килермен.

А.б. Балалар, әйдәгез Куянны бәладән коткарыйк, кишерләрен таба алмаса , ул кышны ничек чыгар, ул бит ачка үләр. Ярдәм итәбезме Куянга, балалар?

Балалар. Ярдәм итәрбез.

 «Серле капчык» уены.

 А.б.  Балалар, менә монда чыршы төбендә бер капчык тора, ниләр бар икән анда, карыйм әле. (а.б. капчыкны ачып карый, ләкин балаларга күрсәтми) Кайсыдыр наяны Куянның кишерләрен уенчыклар янына тутырып куйган бит монда. Ягез әле, балалар, сез шул әйберләр арасыннан карамыйча гына, кул белән тотып карап кына кишерләрне аерып алырга тиешсез. Куянга булышып алыйк. (балалар, капшап карап, кишерләрне чиләккә аерып тутыралар.)

Куян. Бик зур  рәхмәт  инде  сезгә, балалар. Мине кышкы салкыннарда  ач йөрүдән коткардыгыз. Инде мин дә  сүземдә  торырмын, Кыш  бабайны  эзләргә   булышырмын.Сез күңелсезләнмәгез, әйдәгез әле , куянкайлар, дусларым, биеп алыйк.

 

“Куяннар биюе”

Куян: Дусларым, борчылмагыз.

Сезгә ярдәм итәрмен,

Аякларым бик җитез,

Хәзер килеп җитәрмен.

 Сезнең матур җырларыгызны ишетеп Кыш бабай да килеп җитәр. Мин хәзер, озакламам. ( чыгып китә)  

Залга бүре килеп керә.

 Бүре. (иснәнеп) Куян исе килә, кая качты икән бу озын колак, бик тә ашыйсым килә бит. Агач төбендә утырмыймы икән? (чыршы төбендә  иснәнеп  йөри, балаларны күреп ала.) Сез кемнәр, нишләп йөрисез монда. Сез куянны күрмәдегезме?

 А.б. Туктале Бүре. Бүген бит бәйрәм, син нишләп бәйрәмдә болай усалланып йөрисең . Тимә син Куянга, кал безнең янда . Бергә уйнарбыз, күңел ачарбыз. Бу бәйрәм безгә елга бер генә килә бит.

Балалар, әйдәгез әле, Бүрене дә биетеп,  җырлатып алыйк, күңелсезләнеп тормасын, бәлки,  Кыш бабай да килеп җитәр.

Бүре. Балалар, сезнең янда бик күңелле булды әле.    Минем дә сезгә ярдәм итәсем килеп китте бит әле. Буран булгач, юлларга бик күп кар яуган, Кыш бабай бәлки адашып йөри торгандыр, мин юлларны чистартып алыйм әле. Сез күңелсезләнмәгез, мин хәзер.( Бүре карларны себергәләп чыгып китә.)

А.б. Әйдәгез әле, балалар, Кыш бабабыз килгәнче шигырләр сөйләп, җырлар җырлап алыйк.

 

Тышта нурлы, күңелле.                 

 Җиргә ап-ак кар ятты                                

 Җырлап, биеп каршылыйбыз                   

 Яңа ел таңы атты!                                        

 

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә

Ак сакаллы кыш бабай

Кар алып килгән безгә

Әйдәгез тауга барыйк

Чанада шуып алыйк

Шундый рәхәт саф һава

Тышта ап-ак кар ява.

 

                                    Җыр “Кыш”

 

Алып баручы : Бәйрәм  кичәсен күптән башласакта  нигәдер Кыш  Бабай

белән Кар кызы күренми.Кайда тоткарландылар микән?Әйдәгез бергәләп чакырыйк әле.

Балалар:Кыш Бабай, кил тизрәк

Яңа ел  бәйрәменә,

чыршы әйләнәсендә

җыр җырлап әйләнергә.

 

Кыш Бабай:Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел котлы булсын,

Бәхетләр алып килсен.

Кар кызы :Исәнмесез,балалар!

Балалар:Исәнме, Кыш бабай.

 Кыш Бабай: Кар –бураннар туздырып, барыгызны туңдырып,

                         Ерак юллар үттем мин,  сезгә килеп җиттем мин.

                         Сездә мине көткәнсез, чыршы  бизәп  куйгансыз.

                         Җем-җем  яна  утлары, яктыртсын ул  юлларны.

 Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим, Яңа елда яңа шатлыклар, нык сәламәтлек, бәхет телим.

Кар кызы. Мин дә бабакаемның сүзләренә кушылам. Балалар, әти-әниләр, барчагызны да бәйрәм белән котлыйм, бәхетле, тәйфыйклы, сау-сәламәт булып үсегез. Яңа еллар мөбарәк булсын

А.б. Бабакай, кара әле, без чыршыны ничек матур итеп бизәдек.

Кыш бабай. Әйе шул , мин сезгә урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем. Балалар, чыршы сезгә ошадымы?

Балалар.    Әйе, бабакай, рәхмәт.

А.б. Рәхмәт сиңа , Кыш бабай, безне сөендергән өчен. Без дә сиңа үзебезнең матур шигырьләребезне, җырларыбызны бүләк итәбез. Әйдәгез, балалар, чыршы тирәсенәрәк, Кыш бабай янынарак килик тә бәйрәмебезне дәвам итик.

«Кыш бабай» җыры башкарыла.

Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай,

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

 

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире!

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

 

Җырлый-җырлый әйләнәбез,

Чыршы тора уртада,

Кунак булып ак сакаллы

Бабай килгән  чыршыга      

 

Бәйрәмебез син килгәч

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

 

А.б: Безнең бәйрәмгә бит әле кар бөртекләре дә килделәр.Хәзер аларның биюләрен карап китик әле.

 “Кар бөртекләре”бию.

Кыш бабайның куллары

Салкын диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак-чак “эреп” куймадым.

Җылы икән, бик җылы

Кыш бабайның куллары.

Шуңа күрә гел актыр,

Аның йөргән юллары.

 

Кыш бабай,кыш бабай

Гел безнең янда бул       

Син булгач тагын да

Күңелле Яңа ел!

 

Әй Кыш бабай, Кыш бабай

Күптән таныш инде син.

Тик ни өчен Кыш әбине

Бер дә алып килмисең?

 

Ул да биеп йөрер иде

Безнең чыршы янында.

Кыш әбине дә калдырма

Тагын килгән чагында.

 

А.Б.Кыш бабай, Кыш бабай,

Кунакка килдең безгә

Уйнадык та, җырладык та,

Бәлки биерсең син дә.

А.б. Бабакай, без сиңа һөнәрләребезне күрсәттек, ә хәзер син дә безгә бер биеп күрсәт инде. (Кыш бабай һәм балалар күмәк татар биюен бииләр) Кыш бабай. Уф, ардым.

 Кыш бабай. Менә, балалар, безнең бәйрәм узып та бара. Миңа да сезнең белән саубуллашырга  вакыт. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез, авырмагыз, әйбәт булыгыз, олыларны ихтирам итегез, аларның сүзен тыңлагыз, дус, тату яшәгез.

 Кыш бабай. Мин Кыш  бабай,

Суык  бабай                       

 Балаларны  яратам.                        

Яңа ел белән котлап,                        

 Бүләкләр дә таратам.

Кыш бабай саубуллашып чыгып китә.

Ә безгә инде ул бер елны матур итеп үткәрергә, яңа һөнәрләргә өйрәнергә, акыллы,  тәрбияле балалар булырга гына кала. Бәйрәмебезне матур бию белән тәмамлыйбыз.

 

 Балык-Бистәсе районы Котлы-Бүкәш  “Дуслык”балалар бакчасы  тәрбиячесе  Зөлфирә Каримова  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: