Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Без – татар балалары

Чаллыдагы 54нче гимназия укучылары еш кына иҗат җимешләре белән сөендерәләр. Гимазова Диләрә менә нинди матур һәм эчтәлекле шигырь язган.

Без татарның иркә балалары,

Яшәгән илебез -  оҗмахтыр.

Язын, җәен, көзен, кышын да

Күгебездә һәрчак кояштыр.

 

Без татарның кыю балалары,

Керфек очыннан да ут чыгар.

Кайда булса, нәрсә күрсә дә ул,

Татар балалары бик чыдам.

 

Без татарның динле балалары,

Ана сөте белән кергәндер.

Татар кызлары да электән үк,

Яулык япкан,күлмәк кигәндер.

 

Татар ул-кызлары бик гыйлемле,

Киләчәкләре дә күркәмдер.

Ныклы токым, игелекле булу

Югырыга, алга илтәдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев