Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Чишик әле табышмак

Шалкан, кыяр, помидор, Укроп, суган, кузгалак... Ни генә юк бакчада,  Чишик әле табышмак.

Минем өчен аннан да
Тәмле әйбер юк җәен. 
Авылга кайтсам, әби
Сыйлый мине ел саен. (Җиләк)?
.
Бакчага юлым төшсә, 
Авыз итми узалмыйм.
Энәләрдән шүрләсәм дә, 
Сыйланмыйча түзалмыйм.(Крыжовник)
.
Кызылсары төстә ул, 
Файдалы диләр аны. 
Кирәкле витаминга
Баета диләр канны. (Кишер)
.
Берәү, ике, өч, дүт, биш...
Чиләгем бик тиз тула. 
Озакламый өстәлдә
Кара кайнатма була. (Карлыган)
.
Тозласаң да тәмле ул, 
Бу килеш тә ашала. 
Өстендәге күлмәге
Катлы-катлы ясала. (Кәбестә)

Гөлшат Атнагулова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев