Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

БАК эшкә кереште

Байтимернең лабораториясеннән өч яңа робот юкка чыкты.

Дөньядагы барлык рәссамнар осталыгын үзенә алган ОРАС (Оста Рәссам), дөньядагы барлык музыкантлар талантына ия ОМУЗ (Оста Музыкант). Өченчесе - әле барлык тикшеренүләрне үтәргә өлгермәгән БАК (Бөек Акыл) иде. Профессор- тикшерүче хафага төште: кем алган?

Ә бу вакытта БАК үзенә иптәшлеккә ике роботны сайлап алып, шәһәр читендәге балалар йортына якынлаша иде. Нигә шундамы? “Җир йөзендә гаделлек кенә булырга тиеш” дигән фикер салынган уй генераторында “ятимнәр булмаска тиеш” дигән пунктка тукталган чагында, лабораториядә ут көчәнеше кискен артып китте дә, БАКның башында шул пункт кына торып калды. Төрле якка җибәрелгән күренмәс локаторлар тиз арада иң якындагы ятимнәр йортын эзләп тапты. Кеше күзенә күренмәслек булып кечерәйгән  роботлар яшен тизлегендә шул юнәлешкә очты.

Профессор барлык роботларын сферик формада ясый иде. Алар өске өлешләрендә янып торган төймә белән генә аерыла иде. Төймәдә салават күпере төсләре икән, димәк, бу –ОРАС. Нота ачкычы ОМУЗ төймәсендә, ә БАКта китап сурәте иде. Гениаль профессор “яңаны булдыр, элеккене сакла” дигән карашта тора иде. Робот-шарчыкларны ул электрон дәрәҗәсендә калырлык кысыла һәм дистә километрларга сузылырлык киңәергә сәләтле итеп ясаган иде.

“Гаделсезлек!” сигналы балалар йортының бер аулак почмагыннан килә иде.

Дистәләгән балага исәпләнгән зур бүлмәдә, тәрәзә кырыендагы караватта мышык-мышык елап өч яшьләр тирәсендәге малай ята иде. БАК кешеләрнең уйларын уку сәләтенә ия иде. Малайның исеме Газиз, ул биредә әле өч кенә көн икән. Тумыштан сукыр, чукрак һәм телсез булган баланы шәһәр урамыннан табып алып китергәннәр. Әти-әнисе икенче шәһәрдә яши, баланы эзли-эзли хәлдән тайганнар, ләкин әлегә югалган улларының эзләренә төшмәгәннәр. Малайга карау белән шул турыда белеп алды БАК.

Дәвамы биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X