Көмеш кыңгырау

Бөтенроссия географик диктанты

Географик диктантны  dictant.rgo.ru   сайтында онлайн язу мөмкинлеге дә бар.

 

11 ноябрь көнне  IV  Бөтенроссия география диктанты узачак.Акцияне Рус географик җәмгыяте  оештыра. Масштаблы белем бирү акциясе Россия Федерациясенең һәр субъектында, шулай ук чит илләрдә уздырылачак. Чит илләрдә диктантны  Италия, Франция, Греция, Норвегия, Аргентина һәм башка илләрдә язачаклар.

Быелгы Географик диктант сораулары алдагы елгыларныкыннан  аерылып тора. Алар мәктәп программасына  нигезләнгән һәм зирәклек, логик фикерләүне сорый.Интеллектуаль ярыш имтихан тестларыннан бигрәк, викторинага охшаш булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: