Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Беләзегем-йөзегем...

Адәм балалары бик борынгыдан металларның һәм ташларның тылсым кө­ченә ия булуына ышанган. Бизәнү әйберләре ясаганда аеруча алтын, көмеш, ак алтын, тимер, бакыр һәм аларның эретмәләре киң кулланылган. Галим Николь Буря металлар турында менә нәрсәләр бәян итә.

Адәм балалары бик борынгыдан металларның һәм ташларның тылсым кө­ченә ия булуына ышанган. Бизәнү әйберләре ясаганда аеруча алтын, көмеш, ак алтын, тимер, бакыр һәм аларның эретмәләре киң кулланылган. Галим Николь Буря металлар турында менә нәрсәләр бәян итә.

 Алтын - оптимистлар, күтәренке рухлылар, үз-үзенә ышанучыларның тугры  дусты. Ул пессимистларны энергияләрен юк-барга сарыф итүеннән саклый. Саран һәм эшсез кешеләрне алтын яратмый. Кеше хакына яшәүчеләрне; ул хәтта җинаять юлына кертергә дә мөмкин. Алтын чылбыр һәм кулоннар көчле йөрәк тибешен тынычландыра. Йөзек үз-үзеңә ышанычны арттыра, авырлыклардан курыкмаска ярдәм итә, хәрәкәткә өнди. Алкалар кимче­лекләрне җиңәргә булыша, кешедә үз-үзенә карата хөрмәт хисен арттыра.; Алтын беләзек үзен йөртүчегә көч бирә.

Көмеш - рухи сафлык билгесе.Уп хуҗасына каршылыкларны әйләнеп узар­га ярдәм итә, күңелдә изге хисләр уята. Кырыс, кансыз һәм хиссез кешеләргә; тискәре йогынтысы да юк түгел. Көмеш йөзек кәефне күтәрә, күңелне сөен-: дерә һәм камил акылга ирешергә булыша. Көмеш алкалар кара көчләрне,: тискәре энергияне читкә куа дип исәплиләр. Чылбыр игътибарны арттыра, кыенлыклардан котылырга ярдәм итә икән. Беләзек исә тәндәге энергияне саклый, кешедә үз-үзенә ышаныч тудыра. Көмеш беркемгә дә зыян китерми, һәр кешенең холкына «яраклаша».

Бакыр - файдалы металл. Әгәр бакыр тәңкәне кан оешкан урынга куеп торсаң,ул шешне тизрәк суыра. Кан басымы югары булган кешеләргә каптыргычсыз, ә аяк тамырлары авыруы белән интегүчеләргә тоташ (ягъни, каптыртычлы) бакыр беләзек кияргә киңәш ителә.

Тимер - яңаны булдырырга,төзергә ярдәм итә, активлыкны арттыра.Тимер йөзекне баш, урта һәм исемсез бармакларга кияргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев