Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Захарова: Татарстанда электрон сертификат балалар сәламәтлегенә ярдәм итәчәк

2020 елдан республикада күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен даруларга электрон сертификат кертеләчәк.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда күп балалы гаиләләрдән булган балалар өчен даруларга электрон сертификат 2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Президенты кушуы буенча кертеләчәк. Социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чарасы балаларның сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе, Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясе рәисе Светлана Захарова белдерде.

«Бу карар бик актуаль. Мохтаҗлык критерийларын исәпкә алу бик мөһим, чөнки күп балалы гаиләләр арасында тәэмин ителгән гаиләләр дә бар. Бүген нәкъ менә шул мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. «Адреслы социаль ярдәм турында»гы закон кабул ителгәндә, азат ителгән акчалар балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларына юнәлдереләчәк, дидек. Күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән карар кабул ителде», - диде ул.

Киләсе елдан республикада яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдәге өч яшькә кадәрге балалар өчен елына 10 мең сум күләмендә дару чараларына электрон сертификат кертеләчәк. Әлеге чара 17 мең 631 балага ярдәм итәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/03/187432/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев