Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Төр­ки­я­дән – дүрт ме­даль бе­лән!

Бул­ды­ра­сың, Кә­рим!

Көз­ге ка­ни­кул­лар­ны сез ни­чек үт­кәр­де­гез? 26нчы гим­на­зи­я­нең 4нче сый­ныф уку­чы­сы Кә­рим Мәр­да­нов өчен ме­нә бик ис­тә­лек­ле уз­ган бу ка­ни­кул көн­нә­ре – ул Төр­ки­я­нең Ан­та­лия шә­һә­рен­дә мәк­тәп уку­чы­ла­ры һәм кол­ледж сту­дент­ла­ры өчен оеш­ты­рыл­ган Xн­чы Ха­лы­ка­ра Олим­пи­а­да­да кат­на­шып кайт­кан. Әле­ге ча­ра­ны Ан­та­ли­я­дә­ге Ту­ризм Ака­де­ми­я­се һәм РФ ге­не­раль кон­сул­лы­гы  оеш­тыр­ган. Бы­ел­гы Олим­пи­а­да­да Рос­си­я­дән, БДБ, Бал­тыйк буе, Ев­ро­па ил­лә­рен­нән, Төр­ки­я­нең үзен­нән сту­дент­лар һәм мәк­тәп уку­чы­ла­ры – бар­лы­гы 850 ке­ше кат­наш­кан.  Уку­чы­лар ма­те­ма­ти­ка, рус, инг­лиз, тө­рек тел­лә­ре, фи­зи­ка, хи­мия, би­о­ло­гия һәм баш­ка пред­мет­лар бу­ен­ча көч сы­наш­кан­нар. Ә җи­ңү­че­ләр ара­сын­да – бик дө­рес уй­лый­сыз – без­нең Та­тарс­тан, Чал­лы еге­те Кә­рим Мәр­да­нов та бар. Бер ге­нә дә тү­гел, дүрт ме­даль алып кайт­кан Кә­рим Төр­ки­я­дән: рус те­ле һәм ма­те­ма­ти­ка бу­ен­ча – 1нче,  әй­лә­нә-ти­рә­не өй­рә­нү бу­ен­ча – 2нче, инг­лиз те­ле бу­ен­ча – 3нче урын­нар яу­ла­ган.
Бу Кә­рим­нең икен­че зур уңы­шы – җәй кө­не ул Бол­га­ри­я­дә Не­себр шә­һә­рен­дә «Чик­сез ма­те­ма­ти­ка» дип атал­ган Ха­лы­ка­ра Олим­пи­а­да­да Ал­тын ме­даль яу­лап кайт­кан иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев