Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда гаилә иминлеге буенча кайнар линия хезмәте эшләячәк

"Кайнар линия» телефоны буенча ата-аналар бурычын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук балаларга яки өлкән яшьтәге кешеләргә куркыныч янаган хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин. Кайчан һәм нинди телефон буенча шалтыратырга?

2019 елның 21нче июнендә  "Гаилә иминлеген саклау һәм гаиләдә конфликтларны кисәтү” буенча кайнар линия эшләячәк.

Аның төп максаты - балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларга этәрүче сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау һәм бетерү, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, балаларга яки өлкән яшьтәге гражданнарга карата рәхимсез мөнәсәбәтне һәм аларны караучысыз калдыруны кисәтү.

"Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан балаларны тәрбияләү бурычын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук балаларның яки өлкән яшьтәге гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч ясаган хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.

"Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71. Консультация вакыты: 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Гражданнарга консультация бирәчәкләр: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Эчке эшләр һәм Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз-депутатлар берләшмәсе, ТР Прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев