Көмеш кыңгырау

Татарстан укучылары бөтенроссия слетында икенче урынны алдылар

5 кешедән торган Татарстан командасы берничә номинациядә көч сынашты.

Татарстан укучылары яшь экологларның бөтенроссия слетында икенче урынны алдылар

Слетта Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән килгән 14 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган 100 бала катнашты.

5 кешедән торган Татарстан командасы берничә номинациядә көч сынашты. Слет программасы буенча команда белән һәм шәхси ярышлар каралган иде.

Шәхси ярышта «Гидробиология» номинациясендә  - Дарья Гребенщикова һәм  «Орнитология» номинациясендә Дарья Бодунова өченче урыннар  өчен дипломнар белән бүләкләнделәр. Татарстан командасы 10 – 17нче июльдә Беларус Республикасында узачак алдагы этапка узды.

Команда ярышларында безнең укучылар 2нче урынга лаек булды, диплом һәм кубок белән бүләкләнде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: