Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллы Сабан туенда катнашты

Песошин үз исеменнән Чаллының Татарстанда тоткан урынын билгеләде.

Бүген Яр Чаллыда татар милли бәйрәме Сабан туе уза. Бәйрәмдә Россия финанс министрының беренче урынбасары Леонид Горин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Кунакларны чәкчәк белән каршы алдылар, бию түгәрәгенә чакырдылар һәм колгага сөлге бәйләттеләр. Шулай ук “КАМАЗ” стендын да күрсәттеләр. Анда автогигант үсешен башлап җибәргән “тарихи” йөк машиналары урнаштырылган иде. Шунда ук интерактив профориентация мәйданчыгы да урнашкан иде. Анда яшь белгечләр балаларга “КАМАЗ”да эшләүнең үзенчәлекләрен сөйләде.

Сабантуй ачылышында Премьер-министр Алексей Песошин Чаллы халкына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде.

“Күпмилләтле Татарстанны таныткан күп төрле бәйрәмнәр арасында Сабан туе аерым урын алып тора. Кыр эшләре төгәлләнгәч уза торган бәйрәм буларак ул, җирнең җанлануың һәм игенченең фидакяр хезмәтен гәүдәләндерә. Татарлар кайда гына яшәмәсен, мәйданда бергә җыелу үзләрен милли мәдәниятнең бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирә”, - диеләгән президент котлавында.

Песошин үз исеменнән Чаллының Татарстанда тоткан урынын да билгеләде.

“Бу республикада зурлыгы буенча икенче шәһәр. Ул машина төзелеше, электроэнергетика, төзелеш, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате тармагында зур уңышларга ирешкән. Яр Чаллы куәтле фәнни һәм мәгариф потенциалга, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләрнең алдынгы системасына ия. Ел йомгаклары буенча аларның мул уңыш җыячагына һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәгенә шигебез юк”, - диде Алексей Песошин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/16/188178/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X