Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

“Татарча диктант” язабызмы?

Акцияне үткәрү 27 октябрь көнне 13.00 сәгатькә планлаштырылган. “Татарча диктант” акциясе Яр Чаллы шәһәрендә 3 пунктта үтә.

Бөтендөнья татар конгрессы 2016 елдан алып “Татарча диктант” акциясен уздыра. Узган ел акциядә Россиянең 20 төбәгеннән һәм 10 чит илдән ике меңнән артык кеше катнашты. Акциянең максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.

Проектның оештыручылары һәм партнерлары: Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге. Элемтә өчен мәгълүмат: tatarchadiktant@gmail.com, 8(843) 236-49-66.

Акцияне үткәрү 27 октябрь көнне 13.00 сәгатькә планлаштырылган. “Татарча диктант” акциясе Яр Чаллы шәһәрендә 3 пунктта үтә: 

4 мәктәптә, адресы ЗЯБ, Һ.Такташ урамы, 35 (18/13), тел. 46-55-02, sch4_chelny@mail.ru;

М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә, адресы Ак.Королев урамы, 20 (32/20), тел. 34-70-72, gim2_chelny@mail.ru;

 “Эврика” шәһәр мәдәният үзәгендә, адресы Чулман, 6, тел. 36-75-26, evrika.gkc.

Акциядә катнашырга теләүчеләр әлеге электрон адрес буенча tatarchadiktant@gmail.com теркәлү узарга тиеш. Тулырак мәгълүматны 30-57-35 и 30-56-61 телефон номерлары аша алырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев