Көмеш кыңгырау

"Шәһри Казан" газетасында яңа баш мөхәррир

"Шәһри Казан" газетасы коллективына яңа баш мөхәррирне тәкъдим иттеләр. Бүгеннән башлап әлеге вазифаны Радик Сабиров башкарачак. 

"Татмедиа" АҖ Генераль директоры Андрей Кузьмин имзалаган боерык буенча, Радик Сабиров "Шәһри Казан" газетасы баш мөхәррире вазифаларына 20 июньнән керешәчәк.

"20 июньнән "Шәһри Казан" газетасы редакциясе "Татмедиа"АҖ филиалы җитәкчесе вазифасына Радик Сабировны кабул итәргә. "Шәһри Казан" газетасы, "Без бергә" газетасы, "Шәһри Казан" электрон периодик басмасы баш мөхәррире вазифаларын Радик Сабировка йөкләргә", диелгән әлеге боерыкта.

  • Радик Сабиров 1979 елда Аксубай районында туган. КФУны тәмамлаган. Филология фәннәре кандидаты. Төрле елларда "Безнең спорт" газетасында, "Мәгариф" журналында, "Интертат" сайтында эшли. 2014 елдан "Идел" журналында баш мөхәррир вазифасында эшли.
  • Моңа кадәр "Шәһри Казан" газетасы журналы белән җитәкчелек иткән Гөлнара Сабирова 17 мартта "Ватаным Татарстан"газетасы баш мөхәррире итеп билгеләнде. 2003 елдан бирле "Ватаным Татарстан" баш мөхәррире булган Миңназыйм Сәфәров вазифасыннан үз теләге белән китте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/20/188396/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: