Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Роман Шәйхетдинов Казандагы сайлау участогына мотобайкта килде

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Татарстан халкын «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашырга чакырды.

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Казанның 116нчы лицеенда «Бердәм Россия» партиясе праймеризы кысаларында ачылган участокка мотобайкта килде.

«Атнасына бер көн ял итәм, бу көнне күп нәрсәгә өлгерергә кирәк. Бүген өйдә эш бик күп. Ни генә дисәң дә, мотоциклда барыбер тизрәк», - диде министр журналистларга.

Роман Шәйхетдинов шулай ук бүген ничә кандидат өчен тавыш тавыш бирүен дә әйтте.

«67 кешегә тавыш бирдем. Кандидатларның барысы да миңа таныш, алар күп эшләр башкара. Араларында эшкуарлар, парламентның гамәлдәге составы вәкилләре бик күп. Праймериз – инфраструктураны тикшерүдән тыш, партия градусын үлчәү мөмкинлеге дә. Көндәшлеккә сәләтле команда сайланган. Алар арасында иҗтимагый оешма, мәдәният һәм бизнес, белем бирү кластеры вәкилләре бар», - диде ул.

Роман Шәйхетдинов Татарстан халкын актив тормыш позициясе күрсәтергә һәм алдан тавыш бирүдә катнашып, республика үсешенә ярдәм итәргә чакырды.

  • «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге праймеризында 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел. Кандидатлар сайлаучылар белән 400дән артык очрашу үткәрде, эш шул исәптән яңа форматта дискуссион һәм стратегик сессияләрдә дә барды. Шулай ук дебатлар үткәрү өчен 200 мәйданчык оештырылды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/26/186961/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев