Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Педагогия университетында әдәби очрашу

3 декабрь көннеТатарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреатлары Әлфия Ситдыйкова һәм Сирень Якупова Яр Чаллы Дәүләт Педагогия Университеты филология факультетында белем алучы студентлар белән очраштылар.

Әлеге әдәби очрашуны  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент, җырчы-галимә Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова оештырган иде. Кичәне Яр Чаллы педагогия университетының  татар теле һәм әдәбияты, аларны укыту методикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Радик Галиуллин башлап җибәрде.  Кичәне оештыручы галимә Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова башта студентларны шагыйрәләрнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Аннан соң шагыйрәләрнең үзләренә сүз бирде. Алар студентларны шәһәрдәге әдәби тормыш һәмүзләренең иҗатларыбелән якыннан таныштырып, шигырьләрен сөйләп үттеләр. Студентларның сорауларына җавап бирделәр. Алар арасында да каләм тибрәтүчеләр бар икәнен белеп сөенделәр. Киләчәктә студентларга алган һөнәрләрен тугры калып, милләт һәм тел сагында хезмәт итәчәкләренә ышаныч белдереп, аларга уңышлар теләделәр. Кичә Г.Исхакый, А. Алиш премиясе лауреаты,танылган әдип, композитор  Факил Сафин Әлфия Ситдыйкова сүзләренә  көй иҗат иткән, Дания Сибгатуллина башкаруындагы, “Җилкән” җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев