Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәктәпләрдә кәрәзле телефоннарны куллануны тыярга җыеналар

Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко балалар мәктәптә мобиль телефоннардан файдаланмаска тиеш дип саный.

Аның фикеренчә, бу укучыларның игътибарын читкә җәлеп итә. Балалар укырга һәм бер-берсе белән аралашырга тиеш, ди ул. 

Бу хакта Матвиенко Кремльдә - Гаиләне һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен алып бару буенча РФ президенты каршындагы Совет утырышында әйтте. 

"Әгәр бала дәрестә телефон тотып утыра икән, ул укыячакмы? Ул парта астында укып һәм карап утырачак", - ди ул. 

Матвиенко Роспотребнадзор башлыгы Анна Поповага мәктәптә мобиль телефоннан файдалануны тыю буенча тәкъдимнәрне бер ай эчендә булдыруны сорады. "Әйдәгез, без моны фанатизмсыз, әхлак кагыйдәләрен һәм кануннарны саклап эшлик", - диде ул. 

Спикер бу карар яңа уку елына кабул ителергә тиеш, ди. Аның фикеренчә, "мәктәпкә мобильниклар алып килүне бөтенләй тыярга кирәк", чөнки анда телефоннарны саклау мөмкинлеге юк, шул сәбәпле, кемнәрнеңдер гаджетлары югалырга да мөмкин. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/kadak/m-kt-pl-rd-k-r-zle-telefonnarny-kullanuny-tyyarga-yenalar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев