Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Куркыныч янаганын күрсәң, шалтырат

Татарстанда гаилә иминлеге буенча кайнар линия хезмәте эшли.

"Кайнар линия» телефоны буенча ата-аналар бурычын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук балаларга яки өлкән яшьтәге кешеләргә куркыныч янаган хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин. Кайчан һәм нинди телефон буенча шалтыратырга?

2019 елның 31нче октябрендә  "Гаилә иминлеген саклау һәм гаиләдә конфликтларны кисәтү” буенча кайнар линия эшли.

Аның төп максаты - балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларга этәрүче сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау һәм бетерү, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, балаларга яки өлкән яшьтәге гражданнарга карата рәхимсез мөнәсәбәтне һәм аларны караучысыз калдыруны кисәтү.

"Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан балаларны тәрбияләү бурычын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук балаларның яки өлкән яшьтәге гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч ясаган хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.

"Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62. Консультация вакыты: 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев