Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Хезмәт кенәгәләре 2020 елдан электрон форматка күчә

Шулай итеп, кеше дәүләт хезмәтләренә мөрәҗәгать иткәндә, хезмәт эшчәнлеге һәм стаж турында мәгълүмат бирү кирәк булмаячак.

 

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Пенсия фонды хезмәткәрләрнең эшчәнлеге турындагы мәгълүматны онлайн режимда 2020 елдан терки башлаячак, дип әйткән. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Медведев кәгазь форматындагы хезмәт кенәгәләре чит илләрнең күпчелегендә инде кулланылмавын искә төшергән. Анда хезмәт килешүендәге яки эшкә урнашуны билгеләүче башка документлардагы мәгълүмат кабатлануын әйткән.

Шулай итеп, кеше дәүләт хезмәтләренә мөрәҗәгать иткәндә, хезмәт эшчәнлеге һәм стаж турында мәгълүмат бирү кирәк булмаячак. Боларның барысы да мәгълүматлар базасында теркәлгән булачак.

Премьер-министр сүзләренчә, электрон хезмәт кенәгәләре системасы этаплап башкарылачак. Эш бирүчеләр кәгазь ведомость алып барачак, кәгазь форматта кенәгә булдырырга теләүчеләр өчен традицион алым сакланачак

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев