Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

КФУ лицеисты - Халыкара олимпиада җиңүчесе

КФУ лицеисты информатикадан Румыниядә узган Халыкара олимпиадада җиңүче булды.

Казан федераль университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицейның 10нчы сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин информатикадан Бухарестта (Румыниядә) узган Romanian master of Informatics VI халыкара олимпиаданың абсолют җиңүчесе булды. Бүген ул Казанга кайтты һәм укуын дәвам итте.

Ильдар Гайнуллин сөйләве буенча, информатикадан халыкара олимпиадада Болгария, Швейцария, Италия, Молдавия, Румыния, Сербия һәм Россиядән 100дән артык укучы катнашкан. Россиядән Казан, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Мәскәү, Чиләбе җыелма командалары булган. Казан командасы КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицей укучыларыннан торган.  Гайнуллинның классташы  — Азат Исмагилов көмеш медаль яулаган.

Илдар Гайнуллинны олимпиадаларга  информатика укытучысы Сергей Михайлин әзерли.

Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев