Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда «КФУ фәнни десанты» мәгърифәтчелек акциясе башланды

Казан федераль университеты үзенең 215 еллык юбилее уңаеннан мәгърифәтчелек акциясе үткәрә. Ай дәвамында – 25нче октябрьдән 29нчы ноябрьгә кадәр Татарстан шәһәрләрендә КФУ оештырган зур фән бәйрәме узачак.

Татарстанның иң масштаблы уку йорты - Казан федераль университеты үзенең 215 еллыгы уңаеннан республика халкына бүләк ясарга җыена. "КФУ фәнни десанты" 18 шәһәр һәм бистәне колачлый: Апас, Актаныш, Лениногорск, Мамадыш, Әлмәт, Менделеевск, Азнакай, Минзәлә, Нурлат, Зәй, Әгерҗе, Мөслим, Бөгелмә, Чистай, Сарман, Арча, Чаллы һәм Алабуга.
Нәрсә соң ул «КФУ фәнни десанты» ?

Һәрбер төбәктә КФУның 13 институты, 1 югары мәктәбе, 1 факультеты һәм 2 филиалы менә нәрсәләр үткәрергә җыена:

  • фәнни-популяр лекцияләр,
  • иҗади коллективларның чыгышлары,
  • кабул итү комиссиясеннән консультацияләр,
  • кызыклы интерактивлар,
  • алар арасында викториналар,
  • һөнәри юнәлеш бирүче мастер-класслар,
  • тәҗрибә һәм экспериментлар.

Танылган укытучылар һәм галимнәр аңлаешлы формада фән дөньясындагы казанышлар һәм катлаулы күренешләр турында сөйләячәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, университет мәгърифәтчелек миссиясен күптән башкара. Бу күренешкә моннан 200 ел элек Николай Лобачевский ректорлыгы вакытында нигез салынган. Танылган математик ул вакытта кызыксынучылар өчен ачык лекцияләр укый торган була.

«КФУ фәнни десанты» кайчан, кайсы шәһәрләрдә һәм бистәләрдә булачак?
Апас, Актаныш, Лениногорск, Мамадышта үтте. 

Әлмәт – 01.11.2019
Менделеевск – 05.11.2019
Чистай-06.11.2019
Минзәлә – 07.11.2019
Нурлат-08.11.2019
Алабуга – 09.11.2019
Зәй – 12.11.2019
Әгерҗе-13.11.2019
Мөслим – 14.11.2019
Бөгелмә-15.11.2019
Азнакай – 20.11.2019
Сарман – 21.11.2019
Арча – 22.11.2019
Яр Чаллы – 27.11.2019

Апаста үткән бәйрәмнән Никита Тохтасинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев