Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казанда WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләделәр

Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионатының медаль зачетында беренче урын алган Татарстан җыелма командасын котлады.

Казанда WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионатында яшь татарстанлыларның ышанычлы җиңүе - аларның карьерасында җитди старт. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярышларның медаль зачетында беренче урынны яулаган Татарстан җыелма командасын котлаганда әйтте. Тантаналы чара Ленин исемендәге мәдәният йортында узды.

«Татарстан гомумкоманда зачетында беренче урынны алды. Бу безнең Россиядә WorldSkills хәрәкәтенең җиде еллык тарихында өченче җиңүебез. Ярышта 80 төбәктән 1700 конкурсант 92 төп һәм 48 яшүсмер компетенциясендә осталыгын күрсәтте. Татарстан командасында 350 конкурсант һәм 216 эксперт иде. 218 конкурсант 150 медаль яулады: 58 алтын, 49 көмеш, 43 бронза, шулай ук 26 профессиональлек өчен медальон», – диде Татарстан Президенты.

Чествование победителей VII Национального чемпионата "Молодые профессионалы" (WorldSkills Russia) 2019

Ул чемпионатны әзерләгән остазларга һәм экспертларга рәхмәт белдерде. Аларның зирәклеге, һөнәри осталыгы һәм тырыш хезмәтләре югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Рөстәм Миңнеханов финал җиңүчеләре һәм призерлары адресына аерым котлау сүзләре җиткерде.

«Финалда ышанычлы җиңү - сезнең карьерагыздагы җитди старт, профессиональлеккә ирешүегез. Сез бик зур тәҗрибә тупладыгыз. Ул сезгә 2021 елда Шанхайда узачак дөнья чемпионатында һәм 2022 елда Санкт-Петербургта узачак EuroSkills Европа чемпионатында Россия әләме данын яклау мөмкинлеге бирәчәк», – диде Татарстан Президенты.

Чествование победителей VII Национального чемпионата "Молодые профессионалы" (WorldSkills Russia) 2019

Казанда 20 майдан 24 майга кадәр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында WorldSkills Russia VII Илкүләм чемпионаты финалы узды. Финалда Россиянең 80 төбәгеннән 1690 конкурсант катнашты. Шулардан дөньяның 26 иленнән 128 чит ил конкурсанты һәм 360 юниор булды.

Казан, 29 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/29/187148/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X