Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казанда һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты бара

30 октябрьдә Казанда инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс-2018 " төбәк чемпионаты ачылды. Ике көн дәвамында 180гә якын татарстанлы Мәскәүдәге IV илкүләм чемпионатта катнашу хокукы өчен көрәшәчәк.

 

Республикада төбәк чемпионаты дүрт мәйданчыкта – Казан сәүдә-икътисад техникумында, Казан төзелеш көллиятендә, Казанның кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә һәм Түбән Каманың техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәгендә («Кванториум»да) уза.

Быел ярышлар өч: «студентлар», «белгечләр» һәм «мәктәп укучылары» категорияләре буенча оештырылган. Катнашучылар 25 компетенция буенча ярыша, ә узган ел алар бары җидәү генә  иде. Конкурста төп экспертлар булып эш бирүчеләр тора.

Казан сәүдә-икътисад техникумында чемпионатның төбәк этабын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, «Абилимпикс» һөнәри осталык бәйгеләрен үстерү милли үзәге җитәкчесе Динә Макеева катнашты.

Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев