Көмеш кыңгырау

"Кадет анты"

Татарстан Республикасының кадет гомуми белем бирү оешмаларында “Кадет анты” башланды

Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан, ДБББУ “Советлар Союзы Герое  Б.К.Кузнецов исемендәге  Казан кадет мәктәп-интернаты” тәрбияләнүчеләре тантаналы рәвештә Ант иттеләр. 83 укучы кадетлар сафына басты.

Тантаналы чарада Советлар Союзы Герое  Б.К.Кузнецов та катнашты.

Кадет мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләрне Социалистик хезмәт Герое И.Ш.Мастюков, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләве бүлегенең әйдәп баручы консультанты Е.В. Лобанова, ТР хәрби комиссары С.Н.Погодин, РФ ОМ Кызыл Байраклы Казан югары танк командасы көллияте командованиесе почетлы каравыл һәм гарнизон оркестры белән, Идел буе-Вахитов районы администрациясе һәм руханилар вәкилләре катнашты.

Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: