Көмеш кыңгырау

III Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе нәтиҗәләре билгеле

Бәйге нәтиҗәләре билгеле булуы турында "Татар мәгарифе порталы" хәбәр итә.

Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында үткәрелгән III Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды, дип хәбәр итә "Татар мәгарифе порталы".

Быел бәйгегә 6 юнәлеш буенча 74 эш кабул ителде. Иң активлар алдагы еллардагыча гуманитар фәннәр юнәлешендә булды. Республиканың төрле районнарыннан килгән эшләр белән беррәттән Пенза, Саратов, Пермь өлкәләреннән дә эшләр тәкъдим ителде.

 Эшләрне һәр жюри әгъзасы махсус 8 критерий буенча шәхсән бәяләде:

    1. Эшнең бәйге нигезләмәсенең барлык шартларына туры килүе;

    2. Эшнең шәхси яңалыгы һәм оригинальлеге;

    3. Эшнең информативлыгы, тема ачылыш;

    4. Эшнең техник башкарылышы;

    5. Эшнең эстетик бизәлеше һәм дизайн;

    6. Эшнең эмоциональ йогынтысы;

    7. Эшнең тәрбияви юнәлештә сәнгатьчә эшләнеше;

    8. Эшнең махсус күрсәткечләре булу (яшь, кулланылган материаллар);

    9. Бәйгенең ютубта урнашкан ачык интернет базасындагы каналга язылган булу.

Иң беренче чиратта эшләрнең бәйге нигезләмәсенә тәңгәлләштереп эшләнүенә игътибар ителә. Ахырдан һәр эшкә гомуми баллар җыелып җиңүчеләр ачыкланды. Нигезләмә буенча эшләрнең сыйфатына карап кайбер юнәлештәге 2-3 урыннар башка юнәлешләргә дә күчерелде.

Гран-При иясе булып Яр Чаллы шәһәре 12нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы табылды. Ул Айгөл Әхмәтгалиеваның “Ак читек” китабына китапнамә эшләгән.

Калган җиңүчеләр турында мәгълүмат belem.ru сайтында.

Фото Раил Гатауллинның шәхси сәхифәсеннән.

Чыганак:http://belem.ru/comment/3655#comment-3655

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: