Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Эко-активистлар форумы

Сидбомбинг нәрсә ул, һәм республикага ул кирәкме? Үсемлекләрнең сирәк төрләрен ничек сакларга һәм халыкны чүпне аерым җыю күнекмәләренә ничек өйрәтергә? Бу һәм башка сорауларга җавапларны Татарстан Республикасы яшь гражданнарының VII форумы кысаларында «Экологик тәрбия» секциясендә катнашучылар эзләде.

Идел яшьләр үзәгендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре республиканың балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары белән очрашты. Әйләнә-тирәлекне саклау белән кызыксынучы балалар биредә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә үз проектларын тәкъдим итте.

«Сидбомбинг яки һава ярдәмендә чәчелү – ул туфрактан, черемәдән һәм үсемлек орлыкларыннан торучы шарларны (орлык бомбаларын) чәчеп, җир эшкәртү техникасы. Без аны үсемлекләрне тергезү өчен иҗтимагый урыннарда яки ташландык җирләрдә файдаланырга тәкъдим итәбез», – дип сөйләде Анна Баймяшкина. София Николаева Татарстан блоггерларына чәчәкләрнең сирәк төрләрен фотога төшерергә һәм аларны #яНЕсорвал хештегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга тәкъдим итте.

«Табигатьне һәм әйләнә–тирә дөньяны саклау - безнең уртак бурычыбыз. Яшь буынның табигатьне саклау эшчәнлегенә актив җәлеп ителүен күрү – куанычлы. Биредә тәкъдим ителгән идеяләр һәм проектлар яңа һәм актуаль», – дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Руслан Фәткуллин.

http://eco.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1297296.htm сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев