Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда 1 июньдә Халыкара балаларны яклау көнендә үтәчәк чаралар

1 июньдә бөтен дөньяда Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Чаллы шәһәрендә бу форсаттан Габдулла Тукай яр буенда, мәдәният һәм ял паркларында, шулай ук мәдәният учреждениеләрендә бәйрәм чаралары оештырылачак. Яшь чаллылыларны, шулай ук аларның әти-әниләрен концерт, театральләштерелгән тамашалар, мастер-класслар, асфальтта рәсемнәр, конкурслар, кызыклы уеннар көтә.

Бәйрәм чарасы 9:30да " Энергетик" мәдәният сарае янындагы мәйданда «Балачак - син һәм мин» дип аталган бәйрәм программасы, шулай ук асфальтта рәсем ясау конкурсы белән башланып китәчәк. 

10:00 сәгатьтә балалар сәнгать мәктәбе каршындагы мәйданда асфальтта рәсем фестивале, шулай ук «Бәхетле балачак дөньясы» бәйрәме үткәреләчәк.

10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Энтузиастлар бульварында яшь чаллылыларны "Мин яшәгән дөнья" программасы көтә.

11:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге яр буенда «Балачак шәһәре» дигән бәйрәм программасы башланачак. Чараның рәсми өлешендә чаллылыларны бәйрәм белән шәһәр җитәкчелеге тәбрик итәчәк. Аннары бәйрәм кунаклары өчен концерт-уен программасы тәкъдим ителәчәк, анда шәһәр муниципаль белем бирү учреждениеләренең балалар иҗат коллективлары чыгыш ясаячак: "Энергетик" мәдәният йорты, 15 нче балалар музыка мәктәбе, "Огниво" балалар иҗаты үзәге һәм башкалар. Зур ак аю һәм башка персонажлар белән очрашу чараның мавыктыргыч өлеше булачак. Шулай ук карусельләр, батутлар һәм аттракционнарга бушлай билетлар уйнату да оештырылачак.

11:00дән 13:00 сәгатькә кадәр «Кызыл Тау» мәдәният үзәге иҗат коллективлары «Ура! Балалар Күңел ача» программасы белән чыгыш ясаячаклар.

11:30 "Эврика" (Прибрежный кибете) балалар һәм ата-аналар өчен «Балачак планетасы» күңел ачу программасын оештыра.

12:00 сәгатьтә Җиңү паркының кече сәхнәсендә Балалар театр сәнгать мәктәбе "Һәрвакыт булыйм мин!" уен программасын үткәрә.

12:00дән 18:00 сәгатькә кадәр Җиңү паркының яңа сәхнәсендә "Капитошка" бәйрәме узачак. Матур концерт номерларын «Биссеринки», «Бурундучки», Lil Ballerine балет мәктәбе, «Либрта» театры, мода мәктәбе, «Планка мьюзик», «Модно» эстрада вокал мәктәбе, Underground Rock School рок мәктәбе, «Европа плюс» һәм цирк артистлары бүләк итәчәк. Парк территориясендә зоналар оештырылачак, анда шәһәрнең иң яхшы балалар табиблары консультацияләр алып барачак. Ата-аналар ортопед, аллерголог, психолог, травматолог, педиатр, стоматологка («Артсмед» клиникасыннан, «Дентал Форте», «Танар», «Шәхси ашыгыч ярдәм» клиникасы табиблары) үз сорауларын бирә алачаклар. Түгәрәкләр һәм балалар ял лагерьлары турындагы мәгълүмат белән мәгариф өлкәсендә белгечләр: Гаилә үсеше һәм яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләре, Һөнәри юнәлеш бирү үзәге, Иртә үсеш мәктәбе чыгыш ясаячак.

13:00 сәгатьтә ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында бәйрәм программасы оештырыла.

13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Картиналар галереясы каршындагы мәйданда "джем" урам биюе үткәреләчәк. 

17:00дән 19:00 сәгатькә кадәр Җиңү паркының кече сәхнәсендә балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узачак.

17:00 сәгатьтә Җиңү паркының зур сәхнәсендә #ПростоТанцуй! социаль-мәдәни проектының 5 нче юбилей сезоны ачыла. Программада: рәсми ачылу, мастер-класслар, партнерлардан конкурслар, иҗади чыгышлар, күңел ачу мәйданчыклары.

18:00 сәгатьтә "Тридевятое царство" скверы территориясендә (ЗЯБ бистәсе) "Исәнме җәй!" концерт программасы узачак.

ЧЫГАНАК: http://nabchelny.ru/news/36532

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X