Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллы халкы праймериз барышында партиянең «кайнар элемтә»сеннән актив файдалана

8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр теләге булган һәр сайлаучы үзе теркәлгән урынга иң якын участокта тавыш бирә ала.

(Чаллы, 26 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы халкы «Бердәм Россия» партиясе праймеризы барышында оештыру комитетының «кайнар элемтә» телефонына актив шалтырата. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Чаллыда «Бердәм Россия» партиясеннән алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен бердәм алдан тавыш бирү көне 29 участокта уза. Бу көнне 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр теләге булган һәр сайлаучы үзе теркәлгән урынга иң якын участокта тавыш бирә ала.

Оештыру комитетыннан хәбәр итүләренчә, Чаллы халкы праймериз барышында активлык күрсәтә.

«Бүген Автокаладан оештыру комитетына Чаллыда яшәүчеләрдән шалтыратулар шактый еш килә. Нигездә, алар кешеләрнең тавыш бирү участокларының адресына төгәллек кертергә теләве белән бәйле. Шалтыратучыларның барысына да мәгълүмати ярдәм күрсәтелде», - дип хәбәр иттеләр «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегеннән.

  • Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең барлыгы 128 мең әгъзасы исәпләнә. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/26/186987/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев