Көмеш кыңгырау

Баланы лагерьга ничә яшьтә җибәрергә ярый

Баланы беренче мәртәбә лагерьга җибәргән әти-әниләр нәрсәләргә аеруча игътибар итәргә тиеш соң? Бу темага "Мәгариф" журналыннан киңәшләр.

Ел әйләнәсе бакча-мәктәптә тәүлек буе диярлек күз алдында булган балалар җәйге каникулда рәхәткә чыга. Әти-әни эштә, ә балалар өйдә. Бигрәк тә шәһәр баласын дүрт стена арасында калдырып китү күңелдә сәер хисләр уята. Ярый әле, авыл бар. Ә бала үсә – аңа дәү әни-дәү әти белән аралашу гына җитми башлый. Шулчак ярдәмгә җәйге аланнар-лагерьлар ярдәмгә килә.

– Кызыгыз я улыгыз 8 яшьтән өлкәнрәк, сәламәтлеге ягыннан чикләүләр юк икән, әти-әнидән башка ялга җибәрү өчен җәй бик яхшы чор, – ди психолог Ләйлә Харисова. – Мондый яңалык балага мөстәкыйльлек бирәчәк – эш-гамәлләре өчен җаваплылык тою, башка балалар белән бер бүлмәдә, бер төркемдә яшәү алга таба үзара уңышлы хезмәттәшлек итүгә юл ачачак.

Шулай да баланы беренче мәртәбә лагерьга җибәргән әти-әниләр нинди юнәлешләргә игътибар итәргә тиеш соң?

– Бала башта, әлбәттә, стресс кичерәчәк. Ата-ананың даими контроле астыннан чыккан балага башкалар ихтирамын инде казанырга кирәк, – ди белгеч. – Шул ук очракта алар килеп чыккан кыенлыкларны җиңә алу кечкенә кешенең шәхес буларак үсүенә ярдәм итәчәк.

Әңгәмәдәшебез фикеренчә, әзерлек буенча фикер йөрткәндә, характер һәм рухи яктан балалар төрле була. Кайберләре 6-7 яшьтә дә үзен кыерсыттырмый, икенчеләре 10-12 яшьтә дә үзен яклый алмый. Шуңа күрә баланың мөмкинлекләренә: башкалар белән элемтәгә керә алу-алмавына, мөстәкыйльлек дәрәҗәсенә аек акыл белән бәя бирергә кирәк. Чөнки чамадан тыш кайгыртуга дучар булган балага лагерь тормышына күнегү авыр биреләчәк. Энурез, эпилепсия, сомнамбулизм, шулай ук фобияләр белән интеккән балаларны да путевка алып азапламагыз. Ә иң мөһиме – лагерьга җибәрер алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

9 яшьлек улымны ике атналык мөстәкыйль тормышка җибәрдем әле. Шуңа күрә минем кебек әти-әниләр белән уртаклашасы фикерләрем-киңәшләрем бар. Дуслар, түбәндәгеләрне колагыгызга киртләп куегыз әле:

– Бала барачак лагерь-аландагы шартлар, көн тәртибе турында хәбәрдар булыгыз. Режимны өйдә чакта ук көйләп куйсагыз, яңа урында кыенлык килеп чыкмас.

– Килеп чыгу ихтималы булган ситуацияләрне «уйнап» карагыз. Мәсәлән, баланың эче авырта башлады. Ул нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш? Балагызга шуны аңлатыгыз: нинди генә хәлдә дә ярдәм сорарга оялмаска кирәк.

– Коллективта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бергәләп искә төшерегез. Мәсәлән, актив булырга, башкаларга булышырга, аларны ихтирам итәргә, кием-салымнарын җыеп йөрергә, әләкләмәскә, бүтән балалар белән конфликтка кермәскә. Яңа дуслар табу өчен үзең дә ачык булырга тиеш икәнлекне аңлату да мөһим.

– Килеп туган хәлгә аек акыл белән карарга өйрәтү дә бик әһәмиятле юнәлеш. Кайбер лидерлар кагыйдәләргә буйсынмаска өндәргә мөмкин. Тыңламасаң, кыерсытабыз дип куркытучылар да очрый. Хәлне үзең генә чишә алмаган очракта, ярдәмгә олыларны да чакыру – кимсетә торган чара түгел.

– Медицина белешмәсен дә вакытында тутырып бетерергә кирәк. Лагерьга кабул итүче табиблар бигрәк тә анализларга һәм прививкалар ясатуга игътибар бирә.

– Юлга чыгар алдыннан сумканы бергәләп җыегыз. Көн бозылып, я суытып җибәргән очрак өчен махсус аяк киеме, җылы киемнәр, дождевикны салып кую да зыян итмәс. Бала өчен уңайлы, аңа ошый торган киемнәрне салыгыз. Дискотека, кичке чаралар өчен матур күлмәкләрен дә алсын. Шәхси гигиена кирәк-яраклары, баш киемнәре, черкидән дарулар да үз урынын табарга тиеш. Бүгенге заманда элемтәсез булмаганны истә тотып, телефон белән бергә зарядка туплау җайланмасы да онытылмасын.

Шулай да, «Сәләт»леләр әйтмешли, иң мөһиме – күтәренке кәеф. Яңалыкка омтылган балагызның җәйге ялы файдалы һәм күңелле узсын!

Ландыш Нәсыйхова.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188055/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: