Көмеш кыңгырау

Азнакай укучысы Россиякүләм бәйгедә икенче урын алган

Әлеге бәйгедә Россиянең 21 төбәгеннән 50дән артык укучы катнашкан. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Азнакай Балалар иҗаты үзәгеннән Фирзәт Гатауллин Мәскәүдә узган “Яшь техник-модельче” Бөтенроссия башлангыч техник модельләштерү һәм конструктрлаштыру конкурсында икенче урынны алган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Үз проектында ул техник иҗатның ике юнәлешен: авиомодельләштерү һәм җиңел конструкцияләүне берләштереп, төрле якка хәрәкәт итә алучы роботлаштырылган тәгәрмәчле “Байкал” космик шатлын ясаган.

Фирзәт укытучысы Гүзәлия Хәкимова җитәкчелегендә  проектын уңышлы яклаган.

Әлеге бәйгедә Россиянең 21 төбәгеннән 50дән артык укучы катнашкан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/19/188285/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: