Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Җанатарлар өчен зур фестиваль

*144 квадрат метрлы телевизор *музейларга керү өчен 50% ташлама *Сабан туе

 

Казанда җанатарлар фестивален үткәрү өчен әзерлек эшләре тәмалана. “Казан” Гаилә үзәге янында үтәчәк вакыйганың мәдәни программасы төрле яшь һәм милләт кешеләре өчен каралган. Җанатарлар фестивале искиткеч театральләшкән тамаша белән Дөнья Чемпионаты - 2018 башланган көнне – 14 июньдә ачылачак.

Җанатарлар фестивале мәйданчыгында стадионнан тыш матчларны кару өчен бердән-бер рәсми мәйданчык булачак. Моның өчен территориядә 2 экран куелачак, шуларның берсенең диаметры 144 квадрат метр тәшкил итә. 14 июнь көнне аның аша Россия һәм Согуд Гарәбстаны җыелма командалары арасында беренче матчны карап булачак.

Фестиваль үзенең эшен чемпионатның беренче көнендә башлый һәм 15 июльдә тәмамлый. Бу вакыт эчендә фестиваль кунаклары төрле чараларда катнаша алачаклар. Фестивальнең 6 ял көне каралган: 29 июнь, 5 июль, 8, 9, 12 һәм 13 июль. Фестивальгә уен көннәрендә керү бушлай булачак, моның өчен билетлар, җанатар паспортлары кирәк булмый.

Фестиваль кунаклары өчен интерактив зоналар, популяр ди-джейлар чыгышлары, концерт программасы каралган

Җанатарлар фестиваленең мәдәни программасының һәр көне аерым тематикага һәм идеягә ия.

16 июньдә, Казанда Франция һәм Австралия командалары уйнаган көнне, фестиваль уйнаучы командалар җанатарларын “Без бер Җир балалары” милли концерт программасы белән сәламли. Ул Татарстан һәм Россиянең милли үзенчәлекләрен ачачак.

Шул ук көнне чемпионатта катнашкан илләрнең танылган эстрада һәм халык әсәрләреннән халыкара вокал-хореографик милли попурри планлаштырылган.

21 июньдә программа халыкара заманча татар музыкасы белән бәйле булачак, кунаклар өчен Татарстанның яшь коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясаячак.

Сүз уңаеннан, чемпионат көннәрендә Кремльдә 2 кичке мәйданчык эшләячәк. Аларда классик музыка  һәм заманча татар музыкасы яңгыраячак. Аларны 21 июньдә ачарга планлаштырыла.

23 июньдә халыкара халык музыкантлары бәйрәме билгеләнеп үтә. Бу көнне Казан кунакларын Россия халкының мәдәнияты, символлары белән таныштырачаклар. Бу көнне республика башкаласында ике мәйданчыкта Сабантуй узачак: Киров районында һәм Мирный бистәсенең Каенлыгында.

25 июнь фестиваль программасында ишегалды футболы дип билгеләнгән. Бу көнне, нигездә, балалар көне – Казанның төрле футбол командалары көч сынашачак.

27 һәм 28 июнь яшьләр көне белән бәйләнгән. Бу көнне популяр рок-төркемнәре һәм яшьләр коллективлары чыгыш ясачак.

Башка көннәр – 6, 7, 10, 11, 14 һәм 15 июль өчен мәдәни программа ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан эшләнә һәм шулай ук чараларга бай булачак.

15 июльдә тантаналы рәвештә фестиваль ябыла.

Искәртеп үтәргә кирәк, мәдәни программа кысаларында, Казан музейларында эш көне 20.00 сәгатькә кадәр озынайтылды, билет һәм җанатар паспорты булса, музейларга керү өчен 50% ташлама каралган.

 

Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май, Ксения Швецова

чыганак  https://www.kzn.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев