Көмеш кыңгырау

Актаныш кадетлары - Татарстан чемпионнары

Казан шәһәренең “Патриот” яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә Татарстан Республикасының хәрби-спорт уены “Аҗаган-2018” булып узды..

 

  Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп – интернаты ТИН укытучысы, хәрби патриотик әзерлек буенча директор урынбасары Фәрухшин Д.М.,  физик әзерлек буенча инструктор  Әхмәров Л.Р., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минһаҗев Р.Л. җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат - мәктәбе командасы I урынны яулады һәм 10-16 сентябрьдә Оренбург шәһәрендә узачак бөтенрәсәй хәрби-спорт уены “Аҗаган-2018” бару хокукы алдылар. Команда членнары грамота, кубок  һәм һәр укучы ALTAIR велосипеды белән бүләкләнделәр.

Командада катнашучылар өрлек аркылы тартылуда - I урын, хәрби әзерлек буенча -  II, АК-74 автоматын сүтеп-җыюда -I, интеллектуаль конкурс “Россия тарихының сугышчан битләре” - I, теория буенча – III, хәрби-тактик уенда – I, ОЗК киюдә -I, каршылыкны үтүдә -I, байракка тигезләнүдә - II, яткан килеш кулны бөгү-турайтуда II урыннарны яулап, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Аерым урыннарда Фәрухшин Нияз автомат сүтеп-җыюда – 1; каршылыкны үтүдә Дорофеев Вадим -1, өрлек аркылы тартылуда, ОЗК киюдә – III; Данилова Валерия яткан килеш кулны бөгү-турайтуда –III; 2 км га йөгерүдә Вилданова Гөлназ II урынны яуладылар. Җиңүчеләр һәм призлы урынга ия булучылар дипломга ия булдылар.

13-25 нче августта Казан шәһәренең хәрби-спорт үзәге “Патриот” яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә җыю булачак һәм безнең команда монда  катнашачак.

Үз туган мәктәпләре өчен,  көчләрен кызганмыйча, ярышта катнашкан барлык укучыларга һәм аларны әзерләгән педагогларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрхетдинова Л.Ф.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: