Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

4 көннән аналог тапшырулары күрсәтелүдән туктаячак

Әгәр дә сез әле цифрлы телевидениегә кушылмагансыз икән, моны эшләргә вакыт.

14 октябрьдән Татарстан Республикасында федераль каналларның аналогик трансляциясе туктатылачак.

 

Аналог ешлыгында телеканаллар өзелгәннән соң, бер атна дәвамында тамашачылар төбәкнең цифрлы телевидениегә күчүе турында мәгълүмат ролигын күрәчәк. Цифрлы мультиплекслар составына кермәгән региональ телеканаллар һәм телеканаллар аналог тапшыруларын дәвам итәчәк.

 

Телевизор экранына игътибар белән карагыз. Әгәр федераль канал логотибы белән янәшә А хәрефен күрәсез һәм 20 яки аннан да кимрәк канал бар, ә «Карусель» каналы юк икән, телевизорны үзгәртеп кору турында кайгыртыгыз яки яңа цифрлы җиһазлар – DVB-T2 стандартлы телевизор яки иске телевизорга өстәп DVB-Т2 приставкасы сатып алыгыз.

 

РТРС СМОТРИЦИФРУ.РФ сайтында телевизор параметрларының цифрлы стандартка туры килүен тикшерү мөмкинлеге бар.

 

Цифрлы эфир телевидениесен кабул итү өчен дециметр яки бөтендулкынлы (всеволновая) антенна кирәк.

 

Якындагы телебашняның урнашуын ртрс.рф картасы сайтында тикшерергә мөмкин

Әгәр дә сез телеканалларның цифрлылары белән беррәттән «аналог» та кабул итәргә теләсәгез, сигналларны берьюлы ике диапазонда: метр һәм дециметрда кабул итә ала торган антенна кирәк.

 

Каналларны тоташтыру мәсьәләләре буенча 8-800-222-8-716 региональ кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Россия буенча шалтырату бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев