Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Яраткан укытучым!

Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәге «Сәнгатьле сүз» түгәрәге укучылары иҗаты.

Минем яраткан шөгылем – кул эшләре. Бигрәк тә бәйләргә яратам. Иҗат үзәгенә “Оста куллар” түгәрәгенә йөрим. Кул эшләренә Гөлшат апа өйрәтә.  Без дәресләрдә яңа һөнәрләргә өйрәнәбез, уеннар уйныйбыз, аннан ял итәбез. Гөлшат апа матур , оста куллы. Ул миңа бик ошый.

Бәдертдинова Сөмбел, Пучы Балалар иҗат үзәгенең “Сәнгатьле сүз” түгәрәге укучысы.


Минем исемем Милана, миңа 5 яшь. Әлегә мәктәптә укымыйм, ә түгәрәкләргә йөрим. Иң яраткан түгәрәгем – “Оста куллар” дип атала. Анда без җепләр белән бәйләргә өйрәнәбез. Укытучы апабыз Гөлшат исемле.  Ул бик матур, мине ярата.

 Газизова Милана.


Хөрмәтле Гөлия Галимулловна!

Укытучылар көне белән сезне! Сез безне укырга, язарга өйрәттегез. Һәрберебезне яратасыз. Безне уйнатасыз, табигатькә экскурсияларга алып чыгасыз. Без бөтен классыбыз белән сезне яратабыз һәм котлыйбыз. 

Марданова Язгөл, Пучы Балалар иҗат үзәгенең “Сәнгатьле сүз” түгәрәге укучысы.


Яраткан укытучым.

5 октябрь – Халыкара Укытучылар көне. Минем сезгә үземнең укытучым турында сөйлисем килә. Гөлия апа – минем беренче, иң яраткан укытучым. Мәктәпкә барганчы мин укый да, яза да белми идем. Гөлия апа боларның барысына да өйрәтте. Ул безнең хаталарны төзәтеп, дөрес итеп язарга-укырга булышты. Ул ачуланмый, безгә елмаеп тора, барыбызны да ярата. Укытучы апабыз матур һәм ягымлы. 

Нургалиева Ясминә, Пучы Балалар иҗат үзәгенең “Сәнгатьле сүз” түгәрәге укучысы.


Мин 5А классында укыйм. Иң яратып укыган фәнем – биология. Биология дәресен безгә Алсу апа укыта. Ул минем яраткан укытучым. Чөнки аның дәресләре кызыклы һәм мавыктыргыч. Алсу апа дәресне тыныч итеп аңлата, төрле хайваннар һәм бөҗәкләр белән таныштыра. Дәрес саен ул миңа ниндидер яңалык ача. Мин биология фәнен гел “5” ле билгесенә генә укырга тырышачакмын.

Салихов Фаил, Пучы Балалар иҗат үзәгенең “Сәнгатьле сүз” түгәрәге укучысы.


Яраткан укытучыларым.

Мин беренче класста укыйм. Безнең укытучыбыз Айзирә Хәбиповна барыбызны да ярата.

Ул безне укыта, язарга һәм шигырьләр сөйләргә өйрәтә. Дәресләрдән соң мин абыем белән бию түгәрәгенә барам. Безне биергә Артур абый һәм Рузилә апа өйрәтәләр. Алар да безне әйбәт укыталар, үзләре бик матур бииләр. Мин аларны бик яратам, барысын да бәйрәм белән котлыйм!

Фәрхетдинов Әмир, Пучы Балалар иҗат үзәгенең “Сәнгатьле сүз” түгәрәге укучысы.


Беренче укытучым.

Минем исемем Алинә. Мин беренче класста укыйм. Айзирә Хабиповна – беренче укытучым. Мин аны бик яратам. Ул бик әйбәт апа, мине ачуланмый, күп итеп “смайликлар” куя. Иртән каршы ала, дәресләр беткәч елмаеп озата. Беренче укытучым әниемә охшаган.

Хуззятова Алинә, Пучы Балалар иҗат үзәгенең “Сәнгатьле сүз” түгәрәге укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев