Көмеш кыңгырау

Йолдызлы кичтә

Кояш офык астына кереп бара. Тиздән караңгы төшәр. Ясминә Раушанны әле кичә генә күргән булса да, инде сагынды.

Менә кич тә җитте. Авыл яшьләре, барлык эшләрен бетереп, клубка чыктылар. Ясминәнең тизрәк Раушанны күрәсе килә иде. Бу кичтә Ясминә белән Раушан күзләр белән генә исәнләштеләр. Бер-берсенең хәлләрен сораштылар.

Барлык дуслары җыелып беткәч, уен-көлке башланды. Соңыннан һәр егет үзе ошатып йөргән кызны биергә чакырды. Ул көнне Раушан беренче тапкыр Ясминәне биергә чакырды. Кара һәм яшькелт күзләр очрашты. Үзләре дә сизмәстән, алар арасында көчле хисләр кабынды. Арада иң матур пар –Раушан белән Ясминә иде.

Кайтыр вакыт та килеп җитте. Таң атарга да күп калмаган. Раушан белән Ясминә йолдызларга карап, серләшеп атлыйлар. Капка төбенә килеп җиткәч, Раушан Ясминәнең кулларын учына алды да тыныч кына: «Сентябрь башында мине армиягә алалар», – диде. Бер ел күп тә түгел кебек... Ләкин бер-берсен яраткан кешеләргә бу 365 көн бик озак тоела. Ясминә аны сагынып, һәр секундын санап көтәчәк.

Мәхәббәтнең үз тарихы була, ә бу исә олы мәхәббәт тарихының башы гына...

Камилә Шәймарданова, Арча районы, Гөберчәк авылы, «Каурый каләм» түгәрәгенә йөрүче.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: