Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Үз-үзеңнән  көлә алуның файдасы

Дуслар яки якыннар безгә көненә әллә ничә тапкыр "син матур,  без сине яратабыз, барлык начар нәрсә үтәчәк" дип кабатларга мөмкин. Гадәттә, мондый сүзләрне без нигәдер колак аша гына уздырып җибәрәбез.

 Яшьтәшләрем әйткән авыр сүзләрдән соң әти-әниемә мине бик еш юатырга туры килә иде. Ә шунда берәр яшьтәшем  кайсыдыр ягымны мактап куйса, шунда ук үзгәреп китә идем.Бер кыз "син бик сөйкемле" дигәннән соң, ай буе һавада очып йөрүемне хәтерлим.

         Унөч яшьләр тирәсендә мин иртән борын очына чыккан бер бетчә белән уянып киттем. Кып-кызыл зур бетчә  иде  ул.

         -Кара инде син монда, коточкыч бит бу!- дидем әниемә.

         -Кашыма, -диде әни.

         "Ничек кашыйм инде мин моны. Нәрсә белән?" - дип уйладым мин.Мәктәпкә барганда да, мәктәптә дә  үземне дөньядагы иң ямьсез кеше итеп сиздем.Бөтенесе миңа карыйлар кебек иде.Берничә көннән бетә дисәләр дә,  ул бер айдан соң да, соңрак та бетмәде. Үземне Санта-Клаусның боланы-Кызыл борынлы Рудольф итеп сизә идем. Сигез айдан соң, әни дерматологка алып барды.

         -Бу - бетчә түгел, ялкынсынган май бизе, -диде дерматолог.

         - Кисеп алыгыз моны, - дидем мин ялварып.

         - Бу кеп-кечкенә  ноктаны кисеп алсам, шрам күпкә зуррак булачак бит. Гомерлек булачак, шуны телисеңме?

         Кеп-кечкенә нокта?? Ничек шулай дия ала ул? Гигант бетчә бит.

         Шрам калудан куркып, кистермичә, борын очында калдырдым мин аны. Ләкин кемнең дә булса шул бетчәгә каравын сизсәм, шаяртуга күчә башладым: "Кара  базарда сатар өчен яңа борын үстерәм әле менә. Кирәкмиме?" Үземнән шул рәвешле көлүемне күреп, башкалар да миңа кушылып көлә башладылар. Бетчә тек бетчә! Кемдә булмаган соң ул? Хәтта Бред Питта да булган!

         Бу очрак турында юкка гына язмадым. Кайвакыт кеп-кечкенә проблеманы да зурайтырга, купайтырга тотынабыз, чөнки аны шулай җитди итеп кабул итәбез. Бетчә дә булдымы проблема? Беребез дә камил түгел, һәркемнең үз җитешсезлекләре. Әлеге дә баягы бетчә, җыерчык, сөял кебек вак-төяккә зур игътибар бирмәвең хәерле. Әгәр тормышыгызда шулардан җитдирәк проблемалар килеп чыкса нишләрсез аннары?

         Вак-төяк җитешсезлекләрне көлеп уздырырга өйрәнегез. Көлү стрессны юк итә, чөнки эндорфиннар бүлеп чыгара. Ә бу гормоннар иммунитетны ныгыта, кан әйләнешен көйли, баш миен кислород белән тулыландыра! Көлү кешене  сөйкемлерәк итә. Күрәсезме, никадәр файда!

Ник Вуйчичның  "Жизнь  без границ"  китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев