Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Бергәләп әвәлибез

Балалар бакчасында фантазияне үстерү өчен җиңел (воздушный) пластилин куллану гаять зур роль уйный.

Эстетик сәнгать үсеше - белем бирү һәм укыту процессында төп урын алып торучы мөһим бер чара. Шул чараларның бер өлеше буларак әвәләү шөгыле дә әлеге үсештә гаять зур роль уйный. Бигрәк тә җиңел (воздушный) пластилин белән әвәләү. Мин үз эшемдә балаларны төрле материаллардан әвәләүнең үзенчәлекләре белән таныштырырга тырышам. Балалар бакчасында җиңел пластилин белән әвәләү төре әле яңа гына үсеш ала. Шуңа да карамастан, балалар бу эшне аеруча кызыксынып башкаралар.

Безнең Зур Кукмара авылы “Шатлык” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр үз куллары белән җиңел пластилин ярдәмендә төрле эшләнмәләр ясарга яраталар (блокнот бизәү, аквариум өчен суда батмый торган балыклар, сюжетлы уеннарда куллану өчен савыт-саба һәм төрле ризыклар, значоклар һәм брелоклар).

Җиңел пластилин белән әвәләү вакытында баланың бармак моторикасы эшчәнлеге, кул хәрәкәтләре, уйлау һәм уйлап табу сәләте яхшыра. Бала предметның төсен, формасын, зурлыгы турында мәгълүмат ала, алынган эшен азакка кадәр җиткерү сыйфаты формалаша. Ә инде әзер эшләнмәләр, кыска вакыт эчендә кибеп, кулланылышка яраклы уенчыкка әверелә. Алар ярдәмендә вак моториканы гына түгел, ә фантазияне дә баетырга, санарга да өйрәнергә була.

Әлеге тәҗрибәм белән мин семинарга килгән педагоглар өчен мастер-класс оештырып уртаклаштым. Киңкырлы бу эшчәнлектә катнашып, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары үзләренең осталыкларын арттырдылар. Педагоглар йөкләмәне бик яхшы үтәде, тапкырлык, зирәклекләрен күрсәтте. Нәтиҗәдә аларның кәефләре күтәрелде, психоэмоциональ халәтләре яхшырды: игътибарлылык, фикерләү, уйлау, фаразлау, күз алдына китерү сәләтләре артты. Чара ахырында иҗади күргәзмә оештырылды.


Кукмара районы “Зур Кукмара авылы балалар бакчасы” тәрбиячесе Эльмира Хабибрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X