Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Язгы каникулда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Балаларның көтеп алган язгы каникуллары җитә. Яллар күңелле, файдалы һәм куркынычсыз үтсен өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк соң?

Язгы каникулда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

  • Юлда йөрү кагыйдәләрен үтә. 
  • Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтә. 
  • Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтә. 
  • Өйдә үзең генә булу кагыйдәләрне үтә. 
  • Бозлавык булса егылудан саклан.
  • Кичке сәгать сигездән соң урамга ялгызың  гына чыкма.
  • Биек биналарның астында уйнама. Кар яки боз төшәргә мөмкин.
  • Олылардан башка елга буйларына барма.
  • Яр буйларында тирән карга кермә.
  • Агач һәм коймаларга менмә.
  • Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтә. 

 

 Юлда йөрү кагыйдәләре

  • Тротуардан уң яктан гына йөр. Әгәр тротуар булмаса юлның сул кырыеннан транспортка каршы бар.
  • Юлны тиешле урыннан гына чык.
  • Юлның икенче ягына чыкканда башта сулга, аннары уңга кара.
  • Транспорт алдыннан йөгереп чыкма.
  • Юлларда уйнау тыела.
  • Транспорт юлына велосипед белән чыкма.

Янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләре

Тыела:

  • Үзең белән шырпы һәм зажигалка йөртү, аларны кабызып уйнау.
  • Электр приборларын розеткага тоташтырып, караучысыз калдыру.
  • Төзек булмаган электр приборларын файдалану.
  • Газ плитәсен янган килеш калдыру, газ чыгып утыруны булдыру.
  • Газ плитәсе янына әйберләр кую.
  • Үзегез электр приборларын ремонтлау.
  • Өлкәннәрдән башка учак ягу.

 

Рөхсәт ителә:

  • Янгын очрагында янгын сүндерүчеләрне чакырту.
  • Куркыныч турында сигнал бирү.
  • Янгын сүндерүчеләрне каршы алу, урынын күрсәтү.
  • Эвакуация планын белү.
  • Өлкәннәрне ярдәмгә чакыру.
  • Әгәр төтен булса, бинадан шуышып чыгу.
  • Янгын булган урыннардан кешеләрне коткару.
  • Янган кешене, әйберне җәймә белән каплау.

Җәмәгать урыннарында кагыйдәләр

  • Урамда кычкырып сөйләшү, көлү – әдәпсезлек.
  • Урамны чүпләмә: көнбагыш чүбе, конфет кәгазе, җиләк- җимеш чүбе, кәгазь һ.б. ташлама.
  • Кинотеатрда тавышланма, йөгереп уйнама.
  • Тамашачыларга комачаулама: сызгырма, кычкырып сөйләшмә, урындыклар белән тавыш чыгарма.
  • Залдан чыкканда ашыкма, этешмә.
  • Итәгатьле, тәртипле бул.
  • Җәмәгать урыннарында булу вакытын исеңнән чыгарма.

 

Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре

  • Таныш булмаган кеше белән сөйләшмә.
  • Үзеңнең телефон номерыңны чит кешегә әйтмә.
  • Өй номерыңны, адресыңны чит кешегә әйтергә ярамый.
  • Таныш булмаган кеше белән дорфа сөйләшмә.

Өйдә үзең генә булганда куркынычсызлык кагыйдәләре

 

  • Таныш булмаган кешегә өй ишеген ачарга, аны өйгә кертергә ярамый.
  • Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл итеп үтә.
  • Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтә.
  • Чит кешегә таныш урында ачкычыңны калдырма.

 

Чыганак: https://nsportal.ru/nachalnaya-shkola/raznoe/2012/02/19/instruktazh-dlya-nachalnykh-klassov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кагыйдә тәрбия инструктаж