Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Әти-әни – баланың беренче мөгаллиме

Гаилә ул – әти-әни һәм баладан торган кечкенә генә дәүләт. Бу дәүләт никадәр тату, матур икән, бала да шул кадәр шәфкатьле, акыллы, инсафлы була.

Әти-әни – баланың беренче мөгаллиме. Шуңа күрә аның төп бурычы – балага физик, интеллектуаль, әхлакый тәрбиягә нигез салу.

Ә икенче бер дәүләт ул – балалар бакчасы. Бу дәүләттә бала өчен тәрбиячеләр җаваплы. Ничек кенә булмасын, бу тәрбия чарасы гаилә белән бергә үрелеп барылырга тиеш, шул очракта гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Шуңа да без балалар бакчасында әти-әниләр катнашында чаралар еш уздырабыз. Әти-әниләрнең еш кына вакытлары җитеп бетми, көндәлек мәшәкатьләр, эш күп.

Балалар бакчасында узган бәйрәмнәр – бала белән бергә күңел ачу, гаилә белән ял итү өчен бер мөмкинлек. Ата-аналарның күбесе профессиональ тәрбияче түгел, аларның тәрбия бирү өлкәсендә белемнәре юк, шунлыктан бала белән яхшы мөнәсәбәт урнаштыруда төрле кыенлыкларга очрыйлар. Бу очракта әти-әниләргә тәрбиячеләр ярдәмгә килә ала. Баланы тәрбияләүдә психологик киңәшләр бирәбез, бала белән күбрәк аралашу, буш вакытны бергәләп үткәрү, бергә уйнау нәтиҗәсез узмый.

Тагын бер мөһим нәрсә – балаларга кечкенәдән халкыбызның мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын хөрмәт итәргә, ана телебезгә өйрәтү – төп бурычыбыз. Балаларыбыз тәрбияле, тугрылыклы,намуслы булып үссеннәр иде. Алар безнең киләчәгебез бит. 

Лилия Егорова, Казан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/27/194345/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев