Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Милләтнең киләчәге гүзәл холыклы яшьләрдә

Халкыбыз тормышында әхлак, әдәп, инсафлылык кебек зур төшенчәләр бар.

Ата-бабаларыбыз адәмне Кеше иткән әхлакый сыйфатларны тәрбияләү буенча гасырлар дәвамында бай тәжрибә туплаганнар. Әхлак - кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрне тәшкил итә торган сыйфат.

Әхлак тәрбиясенең тулы бер юнәлеше укучы баланың тирә-юньгә, жәмгыять һәм кешеләргә, хезмәткә һәм башка бик күп нәрсәләргә бәйле мөнәсәбәтләрен билгели. Бу юнәлешнең кыйбласы гына бер – ул югары әхлак сыйфатларына ия булган һәрьяклап камил шәхес тәрбияләү.

Балада югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү проблемасы кешеләрне гасырлар буе борчып килгән, чөнки кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Бүген мәктәптә укучы җиде-сигез яшьлек сабый тагын тугыз-ун елдан соң нинди кеше булыр, үзеннэн алда килгән өлкән буынның лаеклы дәвамчысы була алырмы? Милләтебезнең язмышы, татар халкының киләчәге турында уйлар үз милләтен хөрмәт иткән һәркемне борчыйдыр.

Милләтнең фидакарь шәхесе Гаяз Исхакый: «Әүвәл әхлак бозыла, икенче дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә»,- дип борчылып, беренче чиратта әхлак турында уйларга кирәклеген искәртте.

«Бала чакта алган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», - дип, Р.Фәхреддин дөрес тәрбиянең кирәклеген ассызыклады.

«Татар теленең анлатмалы сүзлеге»ндә дә «Әхлак - кешеләрнең бер-берсенә һәм җәмгыятькә карата мөнәсәбәтләр нормасы һәм принциплар җыелмасы», ә «әхлаклылык - әхлак ягыннан тотнаклы, тәрбияле, әдәпле», - диелгән.

Үзенең бөтен гомерен татар халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә, Ислам динен саклауга багышлаган халкыбызның күренекле мәгърифәтчесе, фикер иясе, язучы һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен әдәбият дәресләрендә әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә, сыйныф житәкчесе буларак укучылар, ата-аналар белән эшләгәндә һәрвакыт кулланма итеп файдаланырга мөмкин.

«Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәжәсендә олуг байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык вә ахирәттә йөзгә аклык китерер»,- дип язды ул үзенең«Тәрбияле бала» дигән хезмәтендә.

Яшь буынны тәрбияләү эше - бик мөһим социаль мәсьәлә, ул үзенә укытучыларның һәм ата-аналарның даими игътибарын таләп итә. Ризаэддин Фәхреддин: "Тәрбия - акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер", - дип яза "Әдәбе тәгълим" дигән хезмәтендә һәм бу эштә гаилә, мәктәп, җәмгыятьнең рольләре зур булуга басым ясый.

Тәрбия эшенең үтә нечкәлекләрен белгән хәлдә, Ризаэддин Фәхреддин шәхес тәрбияләүдә түбәндәгеләргә туктала: "Бу тәрбияләрдән беренчесе - аналардан һәм аналык хезмәтендә булганнардан; икенчесе - мөгаллимнәрдән; өченчесе - шулай ук мөгаллимнәрдән һәм укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгамәләдә булачак затлардан өйрәнелә".

Әдип үзенең "Җәвамигуль-калим шәхре"исемле китабында болай дип яза: "Изге балалар күктән төшмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә - яшь вакытларыннан башлап яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш ата-аналар өстендәге иң олуг бурычтыр..."

Әлбәттә, баланың иң беренче тәрбиячеләре, белемгә өйрәтүчеләре - ата аналар, гаиләдәге һәм тирәлегендәге өлкәннәр. Ә тирәлектәге башка өлкәннәр - укытучылар һәм тәрбиячеләр булуын әйтә, шул уңайдан олуг галимнең фикерләрен китерү урынлы булыр:

"...мәктәпнең вазифасы да - фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә бәлки эченә җыелган балаларның күнелләренә Алланы сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр..."

Һәръяклап камил шәхес тәрбияләү - авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш. Тәрбия өлкәсендә хезмәтләрнең җимешләрен дистә еллар үткәч кенә күрергә мөмкин.

"Тәрбияле булмаган жирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс", - ди Ризаэддин Фәхреддин.

Кешелеклелек сыйфатлары балада бик кечкенәдән тәрбияләнә башлый, мәктәп, гаиләдә алган тәрбияне үстерә, ныгыта, яңаларын өсти, укучыга аңлы юнәлеш бирә. Халык күңелен яулаган галим Ризаэддин хәзрәт Фәхреддиновның хезмәтләрендәге фикерләрнең җитдилегенә, сүзләренең үтемлелегенә гажәпләнәсең, сокланасың. Аңа күпъяклы эшчәнлек һәм зур сәламәтлек хас. Иң әүвәл ул укытучы-тәрбияче булуы белән мактаулы булса, тәрбия өлкәсендә яңалыклар, яшүсмерләргә дөньяви фәннәр укытуны кертеп, үзен алдынгы педагог итеп таныта.

Хәзерге заманда, рухи ярлылык көндәлек тормышыбызга нык үтеп кергән чорда, күренекле галим Ризаэддин Фәхреддин мирасының халкыбызга кабат кайтуына күңел сөенә, галимнәребезгә чиксез рәхмәтләр җиткерәсе килә. Укыган саен Р.Фәхреддиннең олпатлылыгына, затлылыгына гаҗәпләнәсең.

Өстәлемдә - "Асар","Нәсыйхәт"ең...

Рәхмәтлебез Әнвәр Хәйригә.

Көттереп лә кайттың әллә нигә?

Соң булса да булсын хәерлегә.

Үзең үрнәк, өлге...

Нәсыйхәтең кыйммәт, үтемле.

Йөрәкләргә үтеп кереп һәрчак,

Сөендерсәң иде һәркемне...


Рамазан Ибраһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев