Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Әдәплелек гаиләдән башлана

Ата-ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас.

Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерер дигән борынгылар. Тәрбияле бала үстерер өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Әлбәттә, әдәплелек кагыйдәләрен өйрәтү өйдә әти-әни, әби-бабайдан башлана. Бу эш әти-әнидән зур тырышлык, сабырлык таләп итә. Балаларга “алай ярамый”, “болай эшләмә” дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗә бирми. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш.

Мәктәпкәчә яшьтәге бала табигате белән хисчел була. Шуңа күрә әдәп кагыйдәләренә өйрәтүче әти-әни балаларга итагәтьле мөнәсәбәттә, ягъни үзе дә бик әдәпле булырга тиеш. Нәниләргә таләпчәнлекне һич киметмәскә, шул ук вакытта назга да саранланмаска кирәк. Һәр әти-әни баланың күңелен аңлый белгәндә, аның мөмкинлекләренә, сәләтенә ышанганда, аның якын дусты булганда гына, өйрәнелгән кагыйдәләр гадәткә, даими күнекмәләргә әйләнергә мөмкин.

Хөрмәтле әти-әниләр! Әйдәгез, балаларыбызны әдәпле, инсафлы итү өчен барыбыз бергәләшеп тырышыйк. Аларны мәрхәмәтле, тыйнак булырга, яхшыны начардан аерырга, тирә-юньдәге матурлыкны күрә һәм саклый белергә, җыеп әйткәндә, чын мәгънәсендә әдәпле булырга өйрәтик.

82 нче”Көнбагышкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре

Сабирова Л.Р, Төхбәтуллина Г.Г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев