Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Укучыларының мәктәптә нинди кыенлыклар белән очрашуы ачыкланды

Хәзерге заманда укучыларга мәктәп программасын үзләштерү ни өчен шактый авыр бирелә? Биремнәрнең күплегеннәнме, балаларның тынгысыз булуы яки кызыксыну җитмәүдәнме?

Баланың мәктәпкә әзерлеген тикшерү өчен кайбер биремнәр тәкъдим итәбез.

Фәнни тикшеренүләрдән соң мәктәп укучыларның еш кына нинди авырлыклар белән очрашуы билгеле булды.

Башлангыч мәктәптә:

  • текстларны сөйли алмау;
  • тапкырлау таблицасын истә калдырудагы кыенлыклар;
  • сүзләрдә хәрефләр төшеп калу.

Урта мәктәптә:

  • яңа укытучылар белән уңай мөнәсәбәтләр урнаштыруда, алар  белдергән таләпләргә туры килүдә килеп чыккан проблемалар;
  • яңа укыту формасына әзер булмау;
  • эмоциональ тотрыксызлык.

Югары сыйныфларда:

  • яңа уку коллективына җайлаша алмау;
  • уңышларны һәм уңышсызлыкларны бәяләү критерийлары үзгәрү;
  • һөнәр сайлый алмау;
  • яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән булган мөнәсәбәтләрдә кыенлыклар килеп чыгу.

Ә сезнеңчә балалар мәктәптә тагын нинди авырлыклар очрашырга мөмкин?

Комментарийларда языгыз әле.

Балам уйлап чыгарылган дөньяда яши

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: трудности с которыми встречаются школьники укучылар очраша торган проблемалар