Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Зурлар төркемендә әвәләү шөгыле “Матур шәмдәлләр”

Максат: - Ике уч төбе арасында әйләндерү хәрәкәтләре ясап, тозлы камырдан шарлар әвәләү күнекмәләрен ныгыту; әвәләнгән кисәкләрне тоташтырып шәмдәлләр ясарга, аны бизәргә өйрәтү.

 

  • Иҗади сәләтләрен, хыялларын үстерү.
  • Пөхтәлек, сабырлык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Җиһазлау: Тозлы төсле камыр, шәмнәр, стека, бизәү өчен вак декоратив мәрҗәннәр, пумала, ПВА кләй.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче (Т): Балалар, әйтегез әле хәзер елның нинди фасылы? (Балалар җаваплары). Кыш көнендә булган үзгәрешләр турында балалар белән әңгәмә. (Көннәр кыскара-төннәр озыная, утны иртәрәк яндыралар, өйдә эштән соң якты булса бик күп эшләр эшләргә була, һ.б.)

-Балалар, сез кыш айларында өйдә кичләрен нәрсәләр эшләргә яратасыз? Дәү әниләрегез, әниләрегез нинди кул эшләре башкара? (Балалар җаваплары: әни ашарга пешерә, әби оек - бияләй бәйли, телевизор карыйбыз, уйныйбыз....).

Ә ут бетсә ни эшләп була соң, балалар? (Балалар: Кызык түгел, телевизор карап булмый, уйнап булмый - караңгы). Әвәл заманда ничек утсыз ничек яшәделәр икән? Бер шәмнең яктысы бик кечкенә бит.

Т.: Минем сезгә кечкенә шәм турында притча укып китәсем килә.

Кич җитеп килә иде. Бер кеше кулына кечкенә шәм алып биек баскычтан күтәрелә башлады.

  • Без кая барабыз? - дип сорады аннан шәм.
  • Без яктыртып корабларга юл күрсәтер өчен биек манарага менәбез.-дип җавап бирде аңа кеше.
  • Бер кораб та минем утымны күрә алмас шул, - дип борчылды шәм.
  • Синең утың бик кечкенә булса да, син көчеңнән килгәнчә яктырак ян. Ә калганы минем эш.

Шулай сөйләшә, сөйләшә алар баскычтан менеп зур лампа янына килеп җиттеләр. Кеше кечкенә шәм ярдәмендә зур лампаны кабызды, шул чакта зур лампа артында торган зур көзгеләр шәмнең утын чагылдырып ерак араларны яктырттылар. Бу яктылык бик күп корабларга, сәяхәтчеләргә юл күрсәтеп тордылар.

Бик кечкенә шәм дә бик зур учакка әйләнә алган кебек сез дә балалар үзегезнең йөрәк җылысы белән бик күп кешеләрнең язмышын яхшы якка үзгәртә аласыз.

Т: Балалар бу әкият нәрсә турында? (Балалар җаваплары). Балалар сез ут белән эш итә беләсезме? (Балалар җаваплары). Шәмдәлләр ни өчен кирәк? (Балалар җаваплары)

Т: Без сезнең белән бүген шәмдәлләр әвәләрбез. (Үрнәкләрне карыйбыз). Сезгә эш барышын күрсәтеп үтәм:

Иң беренче итеп нигезен эшлибез, моның өчен камыр кисәген алып шар әвәлибез, аны ике уч төбе белән кысып "коймак" ясыйбыз. Аның уртасына шәмне куябыз. Төрле төстәге камырлардан шарчыклар әвәләп чиратлаштырып шәмне әйләндереп алабыз. Шарчыклар бер-берсенә ябышып торсын өчен нигезне һәм шарчыкларны юешләргә онытмыйбыз. Мәрҗәннәр, стека белән бизәп куйсагыз да була.

Үзлектән эшли башлаганчы әйдәгез әле азырак хәрәкәтләнеп алыйк:

"Кар бабай" уены

Без урамда уйнадык, уйнадык, (Балалар бүлмә буйлап йөриләр)

Без Кар бабай ясадык, ясадык, (Куллары белән түгәрәк ясыйлар)

Кар бабай миннән биек, бик биек, (аяк очларына басып, кулларын күтәрәләр)

Кар бабай миннән юан, бик юан, (кулларын як-якка җәяләр)

Ә Кар әби тәбәнәк, тәбәнәк (Чүгәлиләр)

Китте менә тәгәрәп (куллары белән тәгәрәү күнегүен күрсәтәләр).

Т: Ә хәзер мөстәкыйль эш. (Тәрбияче балаларга кирәк чакта ярдәм итеп, киңәш биреп йөри.)

Эшчәнлеккә йомгак ясау. Балалар ясаган шәмдәлләрен бер өстәлгә калай подноска куялар. Шәмдәлләрне карап үз эшләренә нәтиҗә ясыйлар. Тәрбияче шәмнәрне кабыза.

Т: балалар, ә хәзер иң изге теләкләрегезне, хыялларыгызны уйлап шәмнәрне өреп сүндерик. Бу хыялларыгыз, теләкләрегез тормышка ашсын.

Исән-сау булыгыз!

 

 

Кулланылган әдәбият:

  1. Әвәләп ясыйм: әти-әниләргәһәм тәрбиячеләргә ике-өч яшьлек балалар белән эшләү өчен методик ярдәмлек/ Миләүшә Шиһабиева, Гүзәл Зиннатова. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2015.
  2. Гильмутдинова О.А. «Занятия лепкой с детьми дошкольного и младшего возраста»
  3. http://www.maam.ru/detskijsad/konspekt-zanjatija-po-lepke-v-podgotovitelnoi-grupe-krasivye-podsvechniki.html

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев