Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Зифа буйлы булу өчен күнегүләр

Юлдан бер кыз бара. Хәрәкәтләре җиңел, йөреше карап туймаслык. Үзе зифа, сылу. Бөтен кеше аңа карап соклана. Синең дә сокланулы карашларны күреп, тоеп торасың киләдер.

Әйдәгез йөреш (походка) турында сөйләшик. Зифа буйлы булып та,ышанычсыз адымнар белән яисә каты итеп басып йөрисең икән, тулаем матур булу турында онытырга туры килер. Матур кешенең бөтен җире дә матур булырга тиеш.
Гадәттә, йөрешнең матурлыгы тәннең сыгылмалылыгына бәйле. Үзеңне тикшереп кара әле, сул аягыңны күтәреп, сул кулың белән балтырыңнан тот һәм аягыңны ничек тә ераграк итеп артка җибәр. Шул ук күнегүне уң аягың белән дә яса. Буламы? Әллә аякларың дерелдәп торалармы? Алга таба бөгелгәндә дә, башың тезләреңә тия алмадымы? Алайса, сиңа чын-чынлап ярдәм кирәк. Беренче чиратта, сыгылмалылыкны һәм сузылмалылыкны арттыра торган күнегүләр яса. Тик сак бул, мускулларыңны әкренләп чыныктырырга тырыш. Җиңел күнегүләрне ясаганнан соң гына, авырларына күчәргә ярый.
Бу юлда сиңа махсус спорт журналлары, яшьләр өчен чыгарыла торган башка журналлар зур ярдәмлек булыр. Исеңдә тот: син барысын да үзең өчен, үз матурлыгың өчен эшлисең! Күнегүләрнең кайсысыдыр авыррак тоелса, кул селтәргә ашыкма. Тәнеңне әз-әзләп күнектер. Өйрәнгәндә авыр булса да, яхшы нәтиҗә күрү сине шатландырыр.
Йөрешне матур итү өчен, берничә күнегү тәкъдим итәбез:
*  Аяк очларыңа бас, тезләреңне бөкмә. Кулларың белән билеңә таян һәм калак сөякләреңне артка җибәр. Аркаң үзеннән-үзе тартылыр. 1 минут дәвамында әлеге халәттә бүлмә буйлап йөр.
* Җиңелчә адымнар белән йөреп кара. Моның өчен башта аяк очларына, аннан табанга басарга кирәк.
*  Кулларыңа гимнастик таяк ал, кулларыңны җилкә киңлегендә итеп җайлап куй. Аяклар кушылган, таяк тоткан куллар аста тора. Таякны алга, аннан өскә күтәр. Сулыш алып, сул аягыңны артка суз, ләкин идәннән аерма. Үпкәләрдән һаваны чыгарганда, янә башлангыч халәткә кайт. Әлеге күнегүне уң аяк белән дә эшләп кара. Күнегү һәр аякка 5 тапкыр кабатланырга тиеш.
ЗИФА БУЙЛЫ БУЛУ ӨЧЕН КҮНЕГҮЛӘР
Юлдан бер кыз бара. Хәрәкәтләре җиңел, йөреше карап туймаслык. Үзе зифа, сылу. Бөтен кеше аңа карап соклана.
Синең дә сокланулы карашларны күреп, тоеп торасың киләдер. Тик табигать һәркемгә дә зифа буй-сын бирми шул. Алай да борчылма, гәүдәңнең җитешсез якларын бетереп була. Моның өчен бары иренмәскә, тырышырга һәм махсус күнегүләр ясарга гына кирәк. Барысы да синең матурлыгың өчен эшләнә бит.
Нечкә билле булыйм дисәң...
Нечкә билле булырга теләгән кызларга мондый күнегүләрне тәкъдим итәбез.

*  Идәнгә сузылып ят. Терсәкләреңне ян-якка җәеп, учларыңны баш астыңа куй. Хәзер, аякларыңны идәннән аермыйча гына күтәрелеп, терсәкләрең белән тезләреңә кагылырга тырыш.
*  Туры итеп бас. Аякларыңны җилкәләрең киңлегендә куй. Хәзер, сул кулыңны ботыңнан аска таба шудырып, сул якка бөгел. 3 тапкыр сулга бөгелгәннән соң, шул ук күнегүне уң якка таба да ясап кара.
*  Уң ягыңда яткан килеш, терсәгеңә таянып, билеңә сул кулыңны куй, аякларыңны өскә күтәр һәм аларны 20 секунд төшермичә тор. Аннан соң янә беренчел халәтеңә кайт.
Эчне бетерү өчен күнегүләр
Эчеңне җыярга, бетерергә теләсәң, мондый күнегүләрне ясап кара.
*  Тезлән һәм, оча-бот буынын туры тотып, артка таба бөгел. Аннан янә башлангыч хәлеңә кайт.
*  Кулларыңа һәм тезләреңә таян. Аркаңны бөкрәйтеп, эчеңне 5 секунд җыеп тор. Аннан янә башлангыч халәтеңә кайт.  Күнегүне берничә тапкыр кабатла.
Аякларым матур булсын дисәң...
Аякларың төз, матур булсын дисәң, мондый күнегүләрне яса.
*  Туры итеп бас. Аякларыңны җилкәләрең киңлегендә куй. Аяк очларың тышкы якка карап торсын, кулларыңны билеңә куй. Хәзер акрын гына чүгәлә һәм бас. Күнегүне берничә тапкыр кабатла.
*  Аякларыңны кушып бас. Уң кулың белән нинди дә булса терәккә таян, сул кулыңны кырыйга суз. Уң аягыңны өскә күтәр.  Бераз гына шулай тор, аннан беренчел халәтеңә кайт. Шул ук күнегүне сул аягың белән дә ясап кара.
*  Аркаңа ят, кулларыңны гәүдәң буйлап суз. Хәзер аякларыңны күтәр, тезләреңне бөк һәм велосипед педальләрен әйләндергәндәй хәрәкәтләр яса.
Күнегүләрне даими рәвештә ясап тор. Аларның һәрберсен берничәтапкыр кабатла. (Күнегүләрне ясый башлаганда, һәрберсен 3 тапкыр кабатла. Аннары, авырлык дәрәҗәсен арттыра-арттыра, 30 га кадәр җиткер.) Шулвакытта син һичшиксез максатыңа ирешерсең.
ИСЕҢДӘ ТОТ!
Синең матурлыгың тирә-юнъдәгеләргә табигый булып күренергә тиеш. Аңа ирешү өчен ясалган авыр күнегүләрне, башка кайбер мәшәкатьләрне аларга белдерү һич тә кирәк түгел. Иң яхшысы, кешеләр, сиңа карап, чын күелдән соклансын гына.

«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп.