Көмеш кыңгырау

ЯЗ ИСЕ...

Яз исе! Яз исе! Яз исе… Кулларның килә җир казыйсы, аякның каядыр чабасы, күзьяшьнең агасы, агасы… Яз исе! Яз исе! Яз исе… Киләдер дөньяны таслыйсы, телемнең - җылы сүз әйтәсе, йөрәкнең яшьлеккә кайтасы… Яз исе! Яз исе! Яз исе… Килә бер шашынып назлыйсы, тылсымлы учаклар ягасы… Кар суы булыплар агасы…...

Яз исе!

Яз исе!

Яз исе…

Кулларның килә җир казыйсы,

аякның каядыр чабасы,

күзьяшьнең агасы, агасы…

Яз исе!

Яз исе!

Яз исе…

Киләдер дөньяны таслыйсы,

телемнең - җылы сүз әйтәсе,

йөрәкнең яшьлеккә кайтасы…

Яз исе!

Яз исе!

Яз исе…

Килә бер шашынып назлыйсы,

тылсымлы учаклар ягасы…

Кар суы булыплар агасы…

Яз исе!

Яз исе!

Яз исе!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: