Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Шагыйрь хатыны булу кыенмы?

...Бер ханым әйткән ди бит: «Очрашып йөргән чакта ирем «кара карлыгачым», «былбылым» дип кенә тора иде. Өйләнешкәч, «кара карга» дип кенә җиффәрә менә!».

Дөнья исәрләнеп гашыйклар көнен бәйрәм иткәндә, без дә аз гына мәхәббәт турында сөйләшеп алыйк әле. Миңа калса, мәхәббәтнең чынлыгы, хаклыгы гаилә корып, бергә тора башлагач күренә. Тормышның борчу-мәшәкатьләрен, агын-карасын бергә татыганда раслана ул. Төне буе елак балаңны тирбәтеп утырганда, ярдәмгә килсә − бел, ирең ярата сине. Хезмәт хакы киселеп, буш кесә белән эштән кайтып кергән ирен хатыны елмаеп каршы ала, өтәләнеп өстәл хәстәрли башлый икән − һичшиксез, бу гаиләдә мәхәббәт яши.

Сүзебез бүген Ленар һәм Айсылу Шәеховлар гаиләсе турында булыр.

Ленар Шәех − шагыйрь, журналист, күп кенә китаплар авторы, Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире. Актаныш районының Такталачык авылыннан.

Айсылу Имамиева − балалар язучысы, журналист. Әлеге парны күптәннән беләм дисәм, алдашу булмас. Университет сукмакларында, тулай торакта бер плитәдә чәй кайнатканда,«Әллүки» түгәрәгендә кызып-кызып әдәби бәхәсләр куертканда башланды аларның мәхәббәте. Бүген исә пар канатлы булып, ике бала үстерәләр. Шагыйрь хатыны булу нечкәлекләре, гаиләдә мәхәббәтне саклап калу серләре турында Айсылу белән сөйләштек.

− Айсылу, хәлләрегез ничек? Нәниләрегез нинди уңышлары белән сөендерәләр инде?

− Хәлләребез әйбәт кенә, балалар да үсә Аллага шөкер. Ата-ана, әби-бабай өчен балаларының кечкенә генә уңышлары да зур сөенеч. Тәпи китү, беренче сүзләр, беренче елмаюлар - бу мизгелләрне нинди зур дулкынлану белән кабул итәсең икән. Могҗиза. Кешенең бу дөньяга тууы Аллаһның рәхмәте. Ә балаларыбызны дөрес итеп тәрбияләү безнең иң зур бурычларыбызның берсе. Аларга тиешле игътибарны бирергә тырышам. Ниндидер сәләтләре барлыгын да вакытында күрә белергә кирәк дип саныйм. Улыбыз Гали рәсем ясарга ярата, шуңа да хәзер рәсем түгәрәгенә бик теләп йөрибез. Таңсылу әле кечерәк, шулай да ул биергә ярата. Һәр баланың үз үзенчәлеге була, үскән вакытта аның үзенчәлекләре, сәләтләре югалмасын өчен ата-ана балага сайлау мөмкинлеге калдырырга тиеш дип уйлыйм. Безне әни һәм әти дә шундый принцип белән үстерделәр.

− Ирең Ленар белән танышу-кавышу тарихын сөйләп кит әле.

− Ленар белән Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында укыган вакытта таныштык. Безне мөгаен факультеттан бигрәк "Әллүки" таныштыргандыр. Мәсәлән Ленарлар курсыннан "Әллүки"гә йөрмәгән студентларның күбесе белән мин биш ел дәверендә бер тапкыр да сөйләшмәдем. Ә "Әллүки" иҗат берләшмәсе безне - татар җанлы иҗатчыларны үз учагына туплады. Ленар язучы яшьләрне "Әллүки" утырышына чакырып йөргәндә, безнең бүлмәгә дә керде. Беренче танышуыбыз шул вакытта булды. Шуннан укуны тәмамлап диплом алгач, гаилә кордык. Без өйләнешкәнгә дә унбер ел булып килә, вакыт тиз үтә дигәннәргә аптырый идем, чыннан да шулай икән.

− Ленар - иҗат кешесе, үзең дә журналистика, сүз сәнгате белән шөгыльләнәсең. Балаларыгызда иҗатка омтылыш сизмисеңме? Аларның да каләм әһеле булуын теләр идеңме?

− Балалар китап ярата. Әле укый белмәсәләр дә кулларына китап алып аның рәсемнәрен игътибар белән озаклап карыйлар, укырга сорыйлар. Бу хәл мине сөендерә. Алга таба күз күрер инде. Иҗатка тартылу барыбер булыр дим Алла бирса.

− Әни буларак нинди син? Таләпчәнме? Яисә, киресенчә бала иркәләү, ирек тоеп кына үсәргә тиеш дип саныйсыңмы?

− Минем өчен үз әнием үрнәк. Аның кебек булсам, балаларны тәрбияләп үстерүдә ялгышмам дип уйлыйм. Алтын урталыкны табарга тырышам инде. Бала үстергәндә ир белән хатынның бердәм булуы да бик мөһим икән. Күп сорауларны Ленар белән бергәләп сөйләшеп хәл итәбез.

− Ленар Шәех - җитәкче кеше. Эше буенча да, шагыйрь буларак та эшчәнлеге күп вакыт һәм тырышлык аладыр. Каләм әһеленең бәхете - аңлай торган тормыш юлдашы ул. Шагыйрь хатыны булу кыен түгелме?

− Шагыйрь хатыны булачагымны кияүгә чыкканда артык уйлап тормаганмын ахрысы. Аның кыенлыгы юк, аерым бер моментлары гына бар. Шагыйрь хатыныннан түземлек, аңларга тырышу таләп итә торган вакытлар дияргәме. Гомумән, барлык иҗат әһелләренең хатыннары очрашадыр шундый вакытлар белән. Шагыйрьне иҗатсыз күз алдына китереп булмый. Ул аның эше дә, вакытлыча мавыгуы да, кызыксынуы гына да түгел, шигърият - ул аның яшәеше, күңеленең зур өлешен алып торган чынбарлыгы. Ул шигъриятне читкә куеп ял итә алмый, онытып та тора алмый. Димәк, гел ниндидер эчке киеренкелек тоеп яшәгән иреңне аңларга тиеш буласың һәм артык төпкә китеп бу турыда уйламаска кирәк дип исәплим.

 

Имәнкискә кызына Такталачык егетеннән ачык хат

 

Күп баш ваттым бу хакта:

Син - Имән, ә мин - Такта,

Бик кызык бит, чынлап та.

Күреп торам ап-ачык -

Син - Кискә, мин - Алачык,

Йөрим шулай фал ачып.

Уңда, сулда гел урман…

Мин - Агыйдел, син - Чулман,

Икесе дә бер юлдан.

Уйланам, панимаешь -

Мин - Актаныш, син - Лаеш,

Кояш чыгыш һәм баеш…

Тактасы да кирәкле,

Имәне дә кирәкле -

Булыйк тырма-көрәкле!..

Әйтәм ачыктан-ачык:

Булсын Имәналачык,

Исең китмәсен һич тә -

Булсын, шәт, Тактакискә!

…Йөзгә җылы җил бәрә…

Имәнкисә кызына Такталачык егете

Кайнар сәлам җибәрә.

Ленар Шәех.

Әңгәмәдәш Лилия Гыйбадуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев