Көмеш кыңгырау

Сабак

Шәһәр, шәһәр – дисәк тә, авылга җитми инде. Авыл – үзе бер тормыш, үзе бер хәзинә ул. Яшел болыннары, аллы-гөлле чәчәкләре, кайнап торган эшләре, шук малайлары, чая кызлары, дисеңме... Күрше бакчадан алма, чия, җиләк, кузгалак, кукы урлауны әйтәсе дә юк! Барысын да булдыра шук авыл малайлары. Бер вакыйга әле дә хәтердә.

Авылның иң шаяннары – мин, Ильяс, Марат, шәһәрдән кайткан кунак малайлары Руслан белән Артурны да ияртеп, бишәүләп Равил абыйларның бакчаларына алмага керергә булдык. Шәһәрнекеләр башта киреләнсәләр дә, күңелләрен эчтән кытыклап торган көч җиңде – күнделәр. Алар да бөтен бала-чаганың күзен кызыктырган, кып-кызыл алмаларның бары Равил абыйларның бакчасында гына үскәнен беләләр иде.

Бик матур, җиләс һавалы көн кичкә авышты: эңгер-меңгер төшеп, күзләр бәйләнде. Көтүләр кайтып, сыерлар, сарыклар абзарга ябылгач, инде, як-ягыбызга каранып, кеше юклыгын чамаладык та тәвәккәлләргә булдык. Бик яхшылап кипкеләребезне батырып кидек, ипләп кенә койма аркылы бакчага сикердек. Маратны каравылда калдырдык. Ул-бу булса, сызгырырсың, янәсе.

Менә могҗиза! Ул алманың күплеге, әйтерсең юри таратып ташлаганнар! Караңгыда юньләп күренмәсә дә, исе борын тишекләрен кытыклап, авыздан сулар китерә. Башта ашап карарга булдык. Эх, тәмле дә соң! Күршенеке булганга тәмле микән ул?! Минем әби күрше тавыгы күркә булып күренә, дияргә ярата иде. Дөрестән дә шулай икән. Үзебездә алма күп булса да, Равил абый бакчасындагысына җитәме соң?! Шулай тәмләп кенә сыйланып утырганда, бер алмагач селкенеп куйды. Тагын, тагын. Курнос борын Ильяс агачтагы алмаларны җыярга тотынган. Буе җитмәгәч, селкетергә булган.

– Җирдә гел черекләре генә аның, агачтагысы тагы да тәмлерәк, – дип пышылдады. Без тын алырга да куркып торабыз, ә ул дөбер-шатыр агач селкетә. Җиргә дөп-дөп алмалар коела. Без күрмәгәндәй күлмәк итәкләренә дә, ыштан балакларына да тутырабыз. Кинәт капка шыгырдап куйды. Күкрәк читлегеннән чыгып китәрдәй булып, йөрәкләр типте, чәчләр үрә торды.

– Ай, үләм, малайлар, башым, - дип үрсәләнде Илшат. Башына алма төшкәнме, куркудан берәр нәрсәгә бәрелгәнме, кызлар кебек шыңшырга да кереште.

Шулчак койманың теге ягыннан кемдер:

Әй, малай актыклары, нишлисез анда?! дип кычкырды.

Бетте баш. Маңгай тирләре бәреп чыкты, җыйган алмалар коелды. Кем ничек булдыра, шулай коймага сикерде. Берәүнең чалбар балагы киртә кадагына эләкте, кемнеңдер аягы сыдырылды. Ну хуҗага эләксәк, бирә инде кирәкне... Күз алдында Равил абыйның тимер чүкеп катып беткән күсәк хәтле йодрыгы күренгәндәй булды. Тәннәр көзге кычыткан чаккандай чымырдады. Лачыннан качкан чәүкәләр кебек, төрлебез төрле якка таралдык. Ул да түгел Артур:

Кепка, кепкам калды, диде.

Аның кайгысымы?! Тизрәк, тизрәк качарга кирәк. Шулай итеп, без, бер-беребезне яңадан күрмичә, өйләргә таралдык.

Икенче көнне, кояш баегач кына, капка төбендә очраштык. Кичәге маҗараларны искә төшереп, бер-беребезне төрткәлибез. Ильяс, күлмәгенә төреп, урлаган алмаларын алып килгән. Кичәге вакыйгалар белән шулчаклы мавыгып киткәнбез, яныбызга килеп баскан Равил абыйны да сизмәгәнбез. Ул, бераз тамагын кырып, безгә карады да:

– Үткән төнне кемнәрдер бакчага кергән. Агачта бер алма да калмаган, коеп бетергәннәр. Көзгә нинди мул уңыш буласы иде... Ел да балалар йортына илтә идем. Сез, күрше малайлары, кемнәр кергәнен белсәгез, әйтегез аларга, алманы үземнән сорасыннар, диде дә китеп барды. Без сүз әйтергә кыймадык. Яңакларыбыз Ильясның кулындагы алмалар кебек кып-кызыл булды, муеннарыбызга таш аскандай башларыбыз аска иелде. Уйламыйча эшләнгән шуклыгыбыз өчен безгә оят иде. Әллә Равил абыйның сүзләре шулай өнсез калдырды, әллә балалар йортында алма ашамыйча калган ятимнәр кызганыч тоелды, әллә намусыбыз тырный башлады – моны беребез дә төгәл белмәде...

Нәргизә Фаррахова, Актаныш районы, Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе, 8 нче cыйныф

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: