Көмеш кыңгырау

Русланны «Голос»та көтәләр!

Бер ел эчендә нинди уңышларга ирешеп була? Бу сорауны Чаллының 13нче сәнгать мәктәбе укучысы Руслан Закировка бирсәк, җавап итеп ул безнең каршыга, мөгаен, бер кочак диплом тезәр иде. «Созвездие-Йолдызлык» регионара фестивалендә гран-при яулаган, «Крылатый барс» («Канатлы барс»), «Достижение» (Казаныш»), «MUSIC LAND» («Музыкаль дөнья»), «Наследие культур» («Мәдәниятлар мирасы»), «Сандугач» Халыкара фестиваль-конкурсларында...

Бер ел эчендә нинди уңышларга ирешеп була? Бу сорауны Чаллының 13нче сәнгать мәктәбе укучысы Руслан Закировка бирсәк, җавап итеп ул безнең каршыга, мөгаен, бер кочак диплом тезәр иде. «Созвездие-Йолдызлык» регионара фестивалендә гран-при яулаган, «Крылатый барс» («Канатлы барс»), «Достижение» (Казаныш»), «MUSIC LAND» («Музыкаль дөнья»), «Наследие культур» («Мәдәниятлар мирасы»), «Сандугач» Халыкара фестиваль-конкурсларында I дәрәҗә лауреат дипломнары, «Хрустальный голос» («Бәллүр тавыш») Халыкара фестиваль-конкурсында лауреат дипломы алган... Күптән түгел генә Игорь Крутойның «Новая волна» («Яңа дулкын») бәйгесендә, Казанда узган зона турында уңышлы чыгыш ясап кайткан. Әмма быел аның тормышындагы иң зур вакыйга, һичшиксез, Мәскәүгә «Голос-дети» шоу-бәйгесенә бару булгандыр.

«Голос-дети»ның бу сезондагы сайлап алу турына сигез йөздән артык бала килгән булган. Һәм шуларның нибары йөзе генә икенче турга, без телевидение аша күрә алган «слепое прослушевание»га, ягъни «күрмичә тыңлау»га уза алган.

  • Кастингтан үтүемне белгәч, миңа «шок» булды, - дип сөйли Руслан.

Ул итальян телендә «Поговори со мной о любви» җырын башкарган. Тик бу җырны тагын бер катнашучы җырларга тиеш булган, кабатлану килеп чыкмасын дип Русланга «Слепое прослушевание» өчен икенче бер җыр әзерләргә тәкъдим иткәннәр. Тик быелгы сезонда остазларның командалары тулу сәбәпле, Чаллы егетен киләсе елга калдырганнар, аның каравы, инде туп-туры бәйгенең иң кызыклы өлешенә - «күрми тыңлау»га гына чакырганнар.

  • «Голос»ның башка бәйгеләр белән чагыштырганда аермасы нидә? - дип кызыксынам мин Русланның вокал буенча педагогы, 13нче сәнгать мәктәбе укытучысы Диләрә Камаловадан.
  • Ул бөтенләй башка дәрәҗәдәге конкурс, - дип сөйли Диләрә Әзгамовна, - «Голос»ка килгән балалар - алар инде әзер артистлар. Таләпләр дә башка. Сайлап алу турында, әйтик, балалар музыкадан башка җырлый, ягъни акапелла башкара. Бу, билгеле, бик кыен. Әмма шул ук вакытта баланың реаль мөмкинлекләрен күрсәтә.
  • Ә Русланның башкалардан өстенлеге, җырчы буларак үзенчәлеге нәрсәдә?
  • Ул бик кызыксынучан, шуңа күрә, нинди генә яңалык уйлап тапсак та, кабул итәргә әзер. Шуңа күрә, без бер урында таптанмыйбыз. Аннан соң, җыр аның өчен хобби гына да түгел. Сәхнәдә ул «рольгә керә» белә, мин кушканны гына кабатламыйча, үзеннән дә нәрсәдер өстәргә мөмкин.

Руслан Чаллының 81нче балалар бакчасында «Гөлчәчәк» ансамбленә йөргән. 5 яшендә җырларга атлыгып торган малайны әти-әниләре 13нче сәнгать мәктәбенә алып килгәннәр, биредә Руслан «Бэби-шлягер» ансамблендә шөгыльләнгән. Бүген ул Чаллының 25нче мәктәбендә 4ле-5ле билгеләренә генә укый һәм 13нче сәнгать мәктәбенең иң өметле укучыларыннан санала.

Руслан уңышлы чыгышлары һәм лаеклы җиңүләре белән безне әле күп сөендерер, дип ышанабыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: