Көмеш кыңгырау

Рафаэлло торты пешерәбез

Камыр: 2 йомырка; 1 стакан шикәр комы; 200 г эремчек; 1 чәй кашыгы сода; тәменчә тоз; 2 стакан он. Йомыркалар белән шикәр комын кушып күпертәбез, эремчек, аш содасы, тоз, бер стакан он өстәп, яхшылап болгатабыз, шуңа әз-әзләп икенче стакан онны да кушып бетерәбез. Камырны 8 өлешкә бүлеп, бер сәгатькә суыткычка...

Камыр:

2 йомырка;

1 стакан шикәр комы;

200 г эремчек;

1 чәй кашыгы сода;

тәменчә тоз;

2 стакан он.

Йомыркалар белән шикәр комын кушып күпертәбез, эремчек, аш содасы, тоз, бер стакан он өстәп, яхшылап болгатабыз, шуңа әз-әзләп икенче стакан онны да кушып бетерәбез.

Камырны 8 өлешкә бүлеп, бер сәгатькә суыткычка куябыз.

КРЕМ:

Ике йомырка, бер стакан шикәр комына бер аш кашыгы он, 400-500 мл сөт кушып болгатабыз һәм ут өстенә куябыз. Кайнап чыга язгач, ут өстеннән алып 200 г ак май өстибез.

!!!

Камырны суыткычтан алып һәрберсен түгәрәкләп җәябез һәм духовкада берничә минут пешереп алабыз. Җылы килеш крем сылыйбыз, өстенә вакланган кокос сибәбез. Рафаэлло конфетлары белән бизәп куябыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: