Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Ни өчен малайлар еламый?

Борын-борын заманда, әле мин тумаганда, яшәгән, ди, булган, ди, бер малай. Ул бик тә еларга яраткан.

Аның сүзен тыңламасалар - һәрвакыт елаган. Күз яше җиргә таму белән, теләге тормышка аша торган булган.

Бер вакыт аңа кәнфит бирмәгәннәр һәм ул кычкырып елый башлаган. Ул елаган да, елаган, нәтиҗәдә бөтен күз яшләре җиргә агып беткән. Хәзер инде ничек кенә еларга тырышса да, малай бер тамчы күз яшен дә чыгара алмый икән. Ул чишмәгә барып юынган, елгаларга барып су да кергән, ләкин күз яше чыкмаган. Шуннан бирле егет кешеләр юк-барга еламыйлар икән. Бик авыр вакытта гына күз яшен күрсәтәләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев